Замана гүзәл затларга гаять югары таләпләр куя – уңышлы вә матур, көчле һәм шул ук вакытта нәфис булырга, шәхси тормышта да, һөнәр даирәсендә дә үз урыныңны табарга. Бүген хатын-кыз үзендә Тургеневның хыялга бай гүзәл затына һәм Некрасовның янган өйгә керүче, чабып барган атны туктатучы көчле каһарманына хас сыйфатларны тупларга тиеш.
Эльвира Кәлимуллина – сөекле тормыш юлдашы, ике кызның әнисе, парфюмерия һәм косметика кибете хуҗабикәсе. Эльвира һәрвакыт иҗади эзләнүдә – я балавыздан шәм (гади генә түгел, уңыш алиһәсе Фортуна рәвешендә) коя, я армрестлинг белән шөгыльләнә ул. Тик бу аның күптәнге мавыгуы – 9нчы сыйныфта укыганда ук кызыксына башлый ул спортның бу төре белән. Хәтта берничә тапкыр республика ярышларында шәһәр данын яклый һәм җиңү яулый.
Тора-бара башка мавыгулары барлыкка килә – волейбол уйный, тимераякта шуа, чаңгыда йөри, зумба һәм фитнес белән шөгыльләнә. Икенче кызы тугач исә күнегүләр залы җәлеп итә аны.
Уңышы күзгә күренә башлагач, тренеры Александр Денисов Эльвирага Октябрьскийда үткән армрестлинг турнирында катнашырга тәкъдим итә. Ханым теләп ризалаша.
Әмма ярышларга бер атна кала Эльвира уң кулының мускулларын тарттыра. Табиблар бернинди дә авыр эш эшләмәскә куша. Елардай чиккә җитә ул, әмма көчле рухы һәм үҗәтлеге җиңә. Иренә ярышларга тамашачы сыйфатында гына барачагын әйтә, әмма барып җиткәч, карар итә – ул көрәшәчәк!
– Башка катнашучыларга карап, шулкадәр дулкынландым, хәтта кулларым калтырый иде, – дип хәтерли ул. – Куркуымны күрсәтмәскә тырыштым. Беренче спарринг – һәм мин җиңдем! Ышанычым артты, калган алышларда да бер-бер артлы җиңдем һәм үз авырлык төркемемдә җиңүче булдым.
Әлбәттә, ирешелгәндә туктарга җыенмыйм. Спорт чәме уянды миндә, хәзер республика күләмендә беренче булырга телим. Әле Юнир Мөдәрисов кул астында шөгыльләнәм һәм барысы да уңышлы булачагына ышанам.