Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Ясно
Җәмгыять
8 Марта 2020, 12:20

Бер сменага бер мең пассажир – гадәти күренеш

Автовокзалның билет кассиры эше һәм хатын-кыз бәхете турында сөйли

Евгения Денисова автовокзалда билет сатучы кассир булып 15 ел эшли инде. Эше җиңелдән түгел. Пассажирлар агымы гаять зур, һәм һәркайсының – үз холкы, үз кәефе. Дәгъва белдерүчеләр дә бар. Хезмәттәшләре аның турында: “Женяга ачуланып булмый”, – ди. Без моның сәбәпләрен ачыкларга тырыштык.
Безне мөлаем, күзләреннән нур сибелгән, йомшак, әмма ышанычлы, тыныч тавышлы яшь ханым каршы алды. Андый кеше янәшәсендә әйләнә-тирәдәгеләр дә елмая башлыйдыр ул.
Иртәнге алтынчы унбиш минутта эшкә керешә ул.
– Бер сменага ничә пассажирга билет сатасыз?
– Бер меңләп була, бу билетларны кире тапшырганнарны исәпләмичә. Безгә башка төбәкләрдән килүчеләр автобусларның төбәк вакыты белән йөрүен истә калдыра алмый. Аннары тавышлана башлыйлар.
– Бервакыт миңа транзит рейска өч сәгать алдан билет сатудан баш тарттылар. Кассирны әрләргә туры килде...
– Ул дөрес эшләгән. Чөнки автобусның рейс-ка чыгу-чыкмавын, юлда ватылып калу-калмавын, анда ничә буш урын булуын алдан белү мөмкин түгел. Андый рейсларга билетлар бер сәгать алдан сатыла. Кар мул яуганда тоткарлык-лар да була. Миңа да күп ишетергә туры килә. Мин аларны аңлыйм: кешеләр кирәкле вакытта кирәкле урынга барып җитә алмаудан курка.
– Даими рәвештә шундый халәттә эшләү җиңел түгелдер?
– Уңай кичерешләр кирәк, әлбәттә. Усаллык, канәгатьсезлек болай да еш очрый. Аларга игътибар итмәскә тырышам.
– Кассирлар бәхетле була аламы?
– Әлбәттә, сезнең алда шуларның берсе. Гаҗәеп гаиләм бар. Берничә ел элек ихатасы белән йорт сатып алдык, бакча үстерәбез. Җиләк-җимеш, яшелчә үзебезнеке. Һөнәр мөһим, әмма бәхетне ул билгеләми. Бәхет – үз-үзеңнән канәгать булу ул.
Читайте нас