– Хәзер вазифа-бурычларым үзгә, әлбәттә, – ди ул. – Әмма теодолит тоттырып, кырга чыгарып җибәрсәләр, кадастр инженеры вазифаларын искә төшерә алыр идем.
Щукина ел дәвамында җир һәм тотрыклы милеккә җентекле исәп алып бара: алар биләмәләргә ничек бүленә, милек төрләре буенча нинди үзгәрешләр булган һ.б.
– Эшем җаваплы, һәм бер очрак икенчесенә охшамаган, – дип дәвам итә “Росреестр” белгече. – Мәсәлән, кичә мин төбәк авыл хуҗалыгы кооперативларының берсе сатуга куйган җир биләмәсен исәпкә кую белән шөгыльләндем. Миңа бу биләмәгә кагылышлы бөтен мәгълүматны тупларга кирәк иде: ул кемгә сатылачак, яңа хуҗага нинди хокукта күчәчәк. Бүген исә башкача – җир биләмәсен шәхси эшкуарга яисә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә тапшыру турында карар чыга, һәм мин бу алыш-бирешнең хокукый яктан дөреслеген ачыкларга тиеш. Бердәм дәүләт тотрыклы милек реестры да (ЕГРН) гел генә ярдәм итми. Чөнки аны чагыштырмача күптән түгел генә алып бара башладылар. Андый очракларда архивлар белән дә эшләргә туры килә.
Әйе, эшебездә ялгышырга ярамый. Беренче мәлдә бик авыр булды. Әмма тора-бара күнектем, һәм хәзер эшем ошый дип әйтсәм, һич арттыру булмас.