Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Облачно
Җәмгыять
6 Марта 2020, 12:10

Яна исемле стюардесса

Туймазы кызы “Аэрофлот”ның бүлендек компаниясендә бортпроводница булып эшли

Яна Волкованың күңеле балачактан күкләргә ашкына, әмма ул үзенең хыялының чынга ашачагына ышанмый: Туймазы кайда да, Мәскәү кайда? Дүртенче мәктәпне тәмамлаганнан соң Самара архитектура-төзелеш университетында белем ала. Дәрәҗәле фирмага инженер булып урнаша. Эшен җиренә җиткереп башкара, әмма ямь тапмый. Күкләргә тартылуы көннән-көн көчәя.
– “Победа” авиакомпаниясе бортпроводниклар җыя дигән игъланны күргәч, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәклеген аңладым. Һәм бу форсаттан файдаланмасам, гомер буе үкенәчәгемне, – ди Яна. – Икенче көнне үк эштән китеп, Мәскәүгә очтым.
Әңгәмәләшүгә кимендә 30 кеше килде. Имтихан алучылар белемебезне генә түгел, инглиз телендә сөйләшүебезне, стрессларга чыдамлылыгыбызны, аралаша белүебезне, тәртибебезне, командада эшләргә сәләтлелегебезне тикшерде. Имтихан алучылар белән сөйләшкәннән соң өч дәгъвачы калды, шул исәптән мин.
Ачыклануынча, әңгәмәләшү хыялга тәүге адым гына булган икән. Икенчесе медицина тикшерүе иде – табиб-очу эксперт комиссиясе. Безне окулист, кардиолог, невропатолог һәм башка бихисап күп белгеч-табиблар карады, мин аларның кайберләренең барлыгын да белми идем.
Анализлар тапшырдык, төрле сынаулар үттек, шул исәптән Барани кәнәфиен – горизонталь яссылыкта әйләнүче махсус урындык бу, ул вестибуляр аппаратны тикшерү өчен кулланыла. Медицина кенәгәсендә “яраклы” билгесе куелуга чиксез шатландым.
Теория гамәли күнегүләр белән үрелеп барды, дип дәвам итте якташыбыз, – уку үзәкләрендә һава судносында ихтимал авария очракларын күзаллау мөмкинлеге биргән махсус тренажёрларда үзебезне ничек тотарга тиешлегебезне шомарттык. Шул исәптән суга төшүне дә, ул махсус бассейнда үткәрелде. Мин шушы дәвердә бөтенләй
йокламадым – ятладым. Авиация уку үзәген фәкать яхшы билгеләргә тәмамладым һәм мине эшкә кабул иттеләр.
Безнең компания стюардессаларының өс-башына таләпләр каты: үкчәсе 7 сантиметр чамасы каптырмасыз һәм бизәксез кара туфли. Макияж – күзгә ташланып торырга тиеш түгел, чәчләр пөхтә итеп җыелган яки ыспай итеп таралган. Керфек ябыштырырга ярамый, бизәнгечләрдән исә энҗе бөртекле алка-кадаклар рөхсәт ителә. Сәгать мәҗбүри – шунсыз рейска үткәрмиләр.
Беренче тапкыр сәгать ярымлык “Мәскәү-Чабаксар” маршруты буенча очтым.
Компаниядә бер еллап эшлим. Шушы дәвердә бөтен илне йөреп чыктым, чит илдә дә булдым. Эш графигы бортпроводниклар бер айга иң күбе 80 сәгать очарлык итеп төзелә.
Бәхеткә, авария очракларына тарыганым булмады, әмма бервакыт гадәттән тыш хәл булды. Очу вакытында бер пассажир ханым кинәт аңын җуйды. Экипаж командиры самолётны якындагы аэропортка утыртырга карар итте.
Берничә тапкыр дуамал пассажирлар очрады. Җитди күңелсезлекләргә барып җитмәде, шөкер. Җиргә төшкәннән соң кайбер гаугачыл бәндәләр килеп гафу үтенә, һавада курку хисе кичерүләре, шул сәбәпле үзләрен шулай тотулары белән аңлата.
Эшем гади түгел, кайберәүләр аны хәвефле дә дип исәпли. Әмма миңа биеклек, аэропорт исе, рейска ашыккан кешеләр, йөгерүче табло юллары ошый. Мин бәхетле – яраткан эшем бар!
Читайте нас