Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Облачно
Җәмгыять
6 Марта 2020, 13:00

Һәр җөе мәхәббәт белән сугарылган

Тегү белән кызыксынуы Ирина Лобанованың һөнәренә әверелгән

Декрет – гаҗәеп чор ул. Бала тәрбияләү ялы байтак хатын-кызга үзен сабыен тәрбияләүгә багышлаудан тыш, яңа талантын ачу мөмкинлеге дә бирә. Гадәттә, мавыгу – бер-берсен кабатлаган озын-озак көннәрдән котылу ысулы гына. Әмма мавыгу чыннан да канәгатьләнү китерә, нәтиҗәсе башкаларга ошый икән – нигә аны акча эшләү ысулына әверелдермәскә?
Ирина Лобанова балачактан тегәргә ярата. Алтынчы сыйныфта укыганда, иске, дәү әбисеннән калган “Зингер” тегү машинасында, ахирәтләрен көнләштереп, үзенә матур итәкләр тегә ул. Аны моңа беркем дә өйрәтми – кыз бу фәнне хаталар һәм сынаулар ысулы ярдәмендә үзе үзләштерә.
Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Ирина училищега укырга керә, тегүче һөнәрен үзләштерә. Әмма белгечлеге буенча эшкә урнаша алмый, ул заманда тегү фабрикалары эшләми, шәхси эшкуарлар яңаларны алмый, үз эшен ачарга исә яшь кызның хәленнән килми.
Ирина кияүгә чыга, улы туа, кибеткә сатучы булып керә. Икенче сабыен көткәндә, тегүне сагынуын аңлый. Яңа туган кызының бишегенә матур җәймәләр, йомшак япмалар, өрфиядәй каплавыч тегәргә тели. Әнисеннән башка кем тиешле тукыма сайлый һәм сыйфатлы да, матур да итеп тегә алсын инде. Ирина декрет акчасына тегү машинасы сатып ала.
– Дүрт ел элек байтак кеше балалар бүлмәсен уңайлы хәреф-мендәрчекләр белән бизи башлады. Алардан баланың исемен тезәргә мөмкин, – дип хәтерли Ирина. – Яңа машинамда иң беренче теккән әйберем – кызым Валерия өчен йомшак хәрефләр. Нәтиҗәсеннән канәгать идем һәм аларны башкаларга да күрсәтәсем килде – фотоларын җәмәгать челтәрләренә куйдым. Көтмәгәндә шундый ук мендәрләр тегүемне үтенә башладылар.
Ярты елдан соң заказчыларның берсе – булачак әни – Иринага яңа туган сабыйны биләү өчен конверт фотосы күрсәтә һәм шундыйны тегеп бирүен үтенә. Тегүче интернеттан шундый конверт тегү буенча осталык дәресе ала һәм дүрт сәгать эчендә һәр әни хыялланган, сабыйны бала тудыру йортыннан алып чыгу өчен тәгаенләнгән матур, уңайлы һәм җылы җыелма әзер була.
Оста турындагы хәбәр тиз тарала. Сабыен шундый җәймәгә биләргә теләүчеләр шактый була, һәм заказны вакытында үтәү өчен Иринага хәтта төнлә тегәргә туры килә.
Ире хатынын хуплый һәм туган көненә күптармаклы яңа тегү машинасы алып бирә. Кулыннан килгәнчә ярдәмләшә ул аңа – заказларны илтә, тукыма һәм эчлекләр сатып ала. Гаилә советында өйнең бер бүлмәсен остаханәгә үзгәртергә карар итәләр. Әниләре тынычлап эшләсен әйдә.
– Ялларым һәм отпускым юк минем, – ди оста куллы ханым. – Көн дә дүртәр сәгать эшлим. Быел үзмәшгуль кешеләргә дәүләт ярдәме программасыннан файдаланырга телим. Сәнәгать тегү машинасы сатып алып, бина арендалап, тегү остаханәсе ачарга исәп.
Читайте нас