8 Март алдыннан Башкортстанның 50 гүзәл зат вәкиле “Ана даны” медале белән бүләкләнде. Кимендә биш бала тәрбияләгән медицина хезмәткәрләре, педагог-лар, авыл эшчәннәре, эшкуарлар, хуҗабикәләр БР Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан бүләк кабул итте. Медаль ияләре исәбендә Туймазыдан биш балалы Елена Мөхәмәтҗанова белән Марина Филатова да бар.
Фрунзе авылында яшәүче Марина Филатовага 42 яшь. Әмма ул биш оныкның әбисе дә булырга өлгергән, аларны аңа ике өлкән кызы бүләк иткән. Марина Владимировна ире, өч төпчеге һәм инвалид әтисе белән үз йортында яши. Аларның зур ярдәмче хуҗалыгы бар. Әйткәндәй, дәүләт ярдәме белән ул тагын да үсә һәм ишәя.
Биш ел элек ишле аз тәэмин ителгән гаилә җәмәгать контракты нигезендә сыерлы булган, ул бозаулаган, өстәвенә, тана. Сөт барысына да җитә, артканын саталар да икән әле. Мөгрәгән, каңгылдаган терлек көтүен бергәләп карыйлар. Хуҗабикә, гаиләсен кайгырту өстенә, Түбән Троицкий икмәкханәсендә дә эшли.
Икенче бүләкләнүчебез Елена Мөхәмәтҗанова аңардан бер яшькә генә кече. Әле ул ике яшьлек Самат белән декрет ялында утыра. Елена Анатольевнаның өлкән улы Тимофейга 22 яшь. Октябрьский коммуналь-төзелеш техникумын тәмамлаганнан соң күрше шәһәрдә эш тапкан, шул сәбәпле өйгә сирәк кайта. Калган балалар ата-ана канаты астында: 18 яшьлек Николай – индустрия колледжы студенты, Азалиягә – 12, Амалиягә 5 яшь.
Әйткәндәй, бу ханымнар икесе дә ишле гаиләдән. Кайчандыр аларның әниләре дә ана даны медале белән бүләкләнгән.