Туймазы хәбәрләре
+11 °С
Дождь
Җәмгыять
4 Марта 2020, 08:10

Моң иясе

3 мартта якташыбыз, татар эстрадасының якты йолдызы Ришат Төхфәтуллин үзенең 31нче туган көнен билгеләде.

Гадәттәгечә, Ришат үзенең туган көнендә туган ягы Туймазыда концерт куя. Бу юлы да залда алма төшәр урын юк иде. Тамашачыга карата итагатьле, зәвыклы Ришатның тамашасында рәхәтләнеп ял итте, моң дәрьясында гизде халык. Һәр чыгышын озак алкышлап каршы алдылар, үзен чәчәкләр, бүләкләргә күмделәр. Үз чиратында Ришат яраткан тамашачысына, укытучы-остазларына, әти-әнисенә рәхмәт белдерде. Яшь, талантлы җырчы Алия Карачурина, кавер бәйгесендә җиңүче, Октябрьский шәһәреннән килгән Линар Шәймөхәмәтов, оста музыкантлар, ут өертеп биючеләр чыгышы халык күңеленә май булып ятты.
Фото: crocus-hall.ru
Читайте нас