Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Облачно
Җәмгыять
3 Марта 2020, 14:50

Май чабу – елның иң коймаклы-баллы көне

Бәйрәм атнасы гадәттәгечә кыш карачкысын яндыру белән төгәлләнде

Узган ялларда Май чабу бәйрәме районның берьюлы берничә торак үзәгендә билгеләнде, сәхнәләштерелгән тамашалар үтте, уеннар, бәйге, биюләр оештырылды.
Шәһәр халкы исә үзәк мәйданга җыелды, анда иртүк моңлы көйләр яңгырады, кырыктартмачылар халыкны бәйрәмгә чакырды.
Алар Май чабу атнасы йолалары белән таныштырды, күңелле бәйгеләр үткәрде. Бала-чага белен белән сыйланды.
Шунда ук сәүдә рәтләре тезелде: халык шашлык, хуш исле камыр ризыклары ашап кинәнде, кайнар чәй эчте.Ниһаять, мәйдан уртасына куелган карачкы яндырылды. Ялкын белән бергә бөтен үпкә-рәнҗүләр, сагыш, авырулар китәр дип ышанасы килә.
Читайте нас