Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Ясно
Җәмгыять
3 Марта 2020, 14:55

Кытай белән узышу катлаулы, әмма мөмкин

Уйлап табучы эшләнмәләрнең күчермәсен алу һәм күмәк конструкторлык уңышы турында сөйләде

“Туймазы торба заводы” җәмгыяте инженер-механигы Ирек Габидуллин – илебезнең торба эшләү тармагында дәрәҗәле кеше. Ул Кытайдан сатып алмас өчен Русиядә торба җитештерүне камилләштерүдә барлык мөмкинлекләр дә бар дип исәпли.
МДУны тәмамлаганнан соң Габидуллин Мәскәүдә конструктор булып эшли. Аннары кече ватаны – Лениногрскига кайта. Анда Туймазыда торбалар җитештерә башлаган якташыбыз Рафаил Вәлиев белән таныша. Габидуллин эш арасында Липецк, Магнитогорск, Каменск-Уральск предприятиеләре өчен торба һәм металл профильләре җитештерү җиһазлары эшләнмәләрен уйлап табуны дәвам итә.
– Ирек Сәгыйтович, автортлык патентыгыз бармы?
– Юк. Конструкторлар эшләнмәләрен гел генә теркәми, шуңа күрә бу озай-лы, күп акча таләп итүче эш. Мәсәлән, минем бер вал җиһазының патенты 80-90 мең сум тора. Документларны ике еллап рәсмиләштерергә кирәк. Моңа вакыт әрәм итәсем килми. Өстәвенә, торба җитештерү тармагында кемнеңдер эшләнмәдән файдаланган өчен түләгәнен хәтерләмим. Кызганыч, бездә әлегә колхоз кануннары хакимлек итә.
– Кәсепнең асылы – көчлерәк булып, башкаларны узып китү, сез исә көндәшләрегезгә консультация-ярдәм бирәсез.
– Минем көндәшләрем юк, торба җитештерүчеләрнең барысы да – хезмәттәшләрем. Тоташ алганда хәзер илебездә торбаны сәнәгать күләмендә җитештерүче 8-9 предприятие калды. Бу тармакта яшерен кагыйдә бар: көндәшләрнең заводларына эш сәфәре кылу. Кәсепчеләр продукциянең үзкыйммәте кимү ысулларын бәяли һәм, әлбәттә, эшләнмәләрне күчереп ала. Чит илдә исә яңа станоклар янына беркемне дә якын җибәрмиләр. Аеруча чит ил кешеләрен.
– Тату гаилә кебек.
– Шулай дип әйтергә дә мөмкин. Ерак чит илләрдә кәсепчеләр җиһазларны күрсәтми, аларны цехларга кертәләр икән инде, кирәкле фикер-тәкъдимне эләктерергә тырышалар. Менә бер мисал. Лениногорскида кызыклы валлар тупланмасы эшләдем. Торбаны формалаштыручы нигез бу. Бервакыт безгә кытайлылар килде. Аларның берсе яңа валикларны җентекләп карады. Берничә айдан Кытай фирмасы шундый валлар җитештерә башлады. Минем эшне күчереп алуларын раслау мөмкин түгел иде. Безгә дә алардан чит эшләнмәләрне тергезә алырлык тар белгечлекле конструкторлар әзерләргә өйрәнергә кирәк, димәк.
– Сезнең кайсы эшләнмәләр сәнәгатьтә кулланыла?
– Ике ел элек ЧПУлы лазер белән кисү станогы эшләдем. Югары тизлектә, төгәл, файдалы итеп кисә башладык. Туймазы торба заводында кайрау станогын автоматлаштыру блогын эшләдем. Аның чит илдә җитештерелгәне 50 мең доллар тора. Бу өч миллион сумнан артык, димәк. Безнеке исә 1 миллион сумга төште.
Торба яньчелмәсен өчен кисү механизмын камилләштердем. 300 мең сумга сыйдым. Немецлар исә безгә мондый җиһазны 120 мең еврога сатып алырга тәкъдим итте. Әле торба калдыкларыннан бәйләү өчен тимерчыбык әзерләнәчәк станок өстендә эшлим. Бүген эшче көч арзан булу нәтиҗәсендә безнең төп көндәш – Кытай. Безнең торба җитештерүчеләргә тиз арада санлы программа идарәсе белән күптармаклы станоклар кертергә, торба җитештерүне арзанайтырга кирәк. Берничә яңалык кына да Русия җитештерүчеләренә үз урынын табарга ярдәм итәчәк.
Күптән түгел Нефтекама торба заводы эштән туктады, әмма Стәрлетамак һәм Туймазы заводлары камилләшә. Тик дәүләттән лизинг субсидияләре кирәк, һәм автоматлаштыру эше тизләтеләчәк.
Читайте нас