Хатын-кызның яшен сорамыйлар, диләр. Әмма Карат авыл советының Өязетамак авылында гомер итүче Фәтхидә Акбәровага кагылмый бу. Шушы көннәрдә ул үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләгән! Бу хакта язмый калу гөнаһ булыр. Әбиебез бервакытта да зарланмый икән. Хәлегез ничек дип сорасаң: “Картларча!” – дип җавап бирә.
Менә 40 еллап инде хезмәт ветераны һәм тыл эшчәне улы Венер һәм килене Альфира карамагында яши. Шуның 34 елын – сөекле ире Нигъмәтулладан башка.
Фәтхидә Якуп кызы Карат авылында туган. 19 яшендә Өязетамакка килен булып төшә. 1940 елда беренче балалары туа. Яшь әти белән әни кызларына сок-
ланып туялмый. Ишле гаилә турында хыяллана. Әмма Бөек Ватан сугышы барлык уй-хыялларны чигерә. Нигъмәтулла фронтка китә, бер яшьлек баласы белән ялгыз калган Фәтхидә Ходайдан иренең исән-имин кайтуын сорап ялвара.
Ире җиңүне алгы сызыкта койганда, яшь хатын тылда хезмәт сала. Фәтхидә колхозның җимеш бакчасында сугаручы булып эшли – якындагы инештән су ташый. Кичләрен, башка авыл хатыннары кебек, яугирләр өчен оекбаш, бияләй бәйли.
Нигъмәтулласы өенә исән кайтып кергәч, шатлыгының иге-чиге булмый. Тормыш әкренләп җайлана. Гаиләдә бер-бер артлы тагын җиде бала туа.
– Бу гаиләгә килен булып төшкәннең беренче көненнән үк бианам белән дус-тату яшибез, – ди юбилярның килене Альфира. – Башта өйдә газ юк иде. Әни иртән торып, мичкә ягып җибәрә. Без уянуга берәр тәмле ризык өлгертә. Ирем белән өч бала тәрбияләдек. Алар бәләкәй чакта бианай зур терәк булды. Хәзер әнине карау-тәрбияләү безнең бурыч.
100 яшендә Фәтхидә Якуп кызы тирә-яктагы яңалыклардан хәбәрдар, инде үткән еллар үреннән тирә-яктагыларга киңәшен кызганмый, әмма шул ук вакытта хәтер янчыгын барларга яратмый. “Кызым, хәтерләмим инде”, – ди әби бөтен “уңайсыз” сорауларга җавап итеп. Хәйләкәр карашыннан аңлашыла – көязләнә. Ул инде күптән гаилә мәшәкатьлә-реннән читләшкән, әмма Акбәровлар гаиләсендә ак әби катнашлыгыннан башка бер генә вакыйга да үтми.
– Бервакытта да тәмәке тартмадым, аракы эчмәдем. Сәламәтлек турында уйлаганым да булмады, дөресен әйткәндә, – ди Фәтхидә Якуп кызы. – Күп эшләдем. Балаларыңның игътибар-тәрбиясен тоеп, нишләп әле йөзгә кадәр яшәмәскә?
Фәтхидә әби үзен бай ди. Матди яклап түгел. Аның байлыгы – балалары, оныклары. Ветеранның 26 онык баласы һәм инде 6 оныкчыгы бар! Озын гомерлелекнең бар сере дә шунда!