Иртәнге эңгер-меңгердә Собханкулдагы күпфа-тирлы йорт подъездыннан бер яшь хатын чыга. Аның артыннан, тезелешеп, дүрт сабые атлый. Динара Асылбаева балалары белән балалар бакчасына юл тота, димәк. Өлкәнрәк кызлары – 6 яшьлек Амалия белән 5 яшьлек Милана тиз генә машинага кереп утыра, игезәкләрне исә әниләре үзе урнаштыра. Яшь ярымлык малайлар әлегә бакчага йөрми, апаларын озатырга бара алар – өйдә икесен генә калдырып булмый ич инде. Кичә алар әтиләрен төньякка вахтага озатты, һәм хәзер бала тәрбияләү һәм йорт мәшәкатьләре яшь әни иңенә йөкләнде. Ул салмак кына кузгалып китә, үзе артта утырган кызларының чөкердәшүенә колак сала, аларның иксез-чиксез сорауларына җавап бирә, бүгенгә ниятләгән эшләрен башыннан кичерә.
Котлыйм, син әти булачаксың!
15 яшендә Яңа елда теләк тели Динара – кайчан да булса игезәк балалар табачак. Кызның нәселендә мондый сабыйлар бар, һәм ул алар арасындагы үзенчәлекле мөнәсәбәтне күзәтергә ярата. Берьюлы ике сабыйның тешсез авызы белән елмаюын күрергә һәм үзенә елышкан ике нарасыеның баш түбәсен үбәргә хыяллана.
Ул чакта кыз язмышы аңа сирәк очрый торган бәхет әзерләвен, 24 яшендә дүрт бала тәрбияләячәген күз алдына да китерми.
Булачак ире Урал белән җиде ел элек танышкан ул. Яшьләр бер-берсе өчен яратылганын шундук аңлый һәм тиздән өйләнешеп тә куя. Киләчәккә план корганда ничә балалары булачагын уйламый да алар. Иң мөһиме – алар мотлак булачак.
Динара беренче баласына авырга уза. Кызы буласын белгән Урал бик шатлана. Югыйсә, ул малай турында хыяллана. Ул вакытта Динара юридик колледжда укый. Амалия тугач, академия ялы ала.
Өч айдан соң ук иренә янә шатлыклы хәбәр җиткерә ул – аларның сабые булачак!
Бу юлы Уралның улы туачагына иманы камил була. Әмма шук кызчыклары Милана туа. Бер-бер артлы туган кызлар бер минутка да аерылмый, игезәкләр кебек үсә. Әби-бабайлары оныклары өчен җан атып тора, Урал аларны өзелеп ярата. Динарага исә академия ялын озайтырга туры килә.
Кызлар балалар бакчасына йөри башлагач, Динара колледжга укырга йөрергә карар итә. Әмма тагын авырлы икәнен аңлый.
– Мин шундук УЗИга йөгердем, – ди елмаеп Динара. – Табиб малай кеше күренүен әйтте. Шулкадәр шатландым. Кинәт – янә бер малай. Игезәкләр! Урал вахтада иде, аңа шалтыраттым. Бала кебек сөенде ул.
Арсен белән Арслан тупчындай үсә. Беренче көннән туйганчы тукланып, кинәнеп йоклый алар. Әти-әнисе һәм ире ярдәм итсә дә, беренче айны томанлы хәтерләвен яшерми Динара.
Төп кагыйдә – барысына да бертигез
– Ничек барысына да өлгерәмме? – ди ул. – Беренчедән, ирем, әти-әнием ярдәм итә. Икенчедән, бар эшне дә берьюлы эшләп бетереп булмаганын аңладым. Хәзер бер атнага алдан план корып куям. Мәсәлән, дүшәмбе кер юам, сишәмбе кибеткә чыгам, чәршәмбе – җентекле җыештыру... Минем өчен иң мөһиме – балаларым белән күбрәк вакыт үткәрү – алар белән уйныйм, китап укыйм, янәшә булам, димәк. Өлкән кызларым, аеруча Амалия ярдәм итә. Сабый гына булуына карамастан, сабыр һәм җитди ул.
Гомумән, балалар төрле холыклы. Һәркайсына аерым караш кирәк. Өлкәне Амалия – иң акыллысы һәм күндәме. Аңа аңлатып торырга кирәкми дә. Уртанчысы Милана бераз тискәре. Әмма килешеп була. Бик бәләкәй булса да, малайлар да үзенчәлекле. Арсен сабыр, барысын да уйлап эшли. Арслан, киресенчә, барысы да шундук һәм тиз булсын. Булмый икән – елый башлый. Асылбаевлар гаиләсендә – тимер кагыйдә – барысына да бертигез: ата-ана назы да, уенчыклар да. Урал өйдә чакта кызлар күбрәк аның янында. Кечкенәләр күбрәк әнигә тартыла. Кызлар үзләренә игътибар җитмәвен сизмәсен өчен ялларны алар белән генә үткәрергә тырышалар, игезәкләрне әби-бабайларына калдыралар.
Барлык уенчыклар икешәр алына, төсен дә бер итәргә тырышалар, югыйсә, ызгыш китә.
– Безнең өй – кечкенә балалар бакчасы, – ди Динара. – Шуңа күрә тәртип мәсьәләсе катгый. Тәрбиянең гади ысулларын кулланабыз, балаларга яхшы үрнәк булырга тырышабыз. Алар “юк” һәм “ярамый” сүзләрен яхшы аңлый, югыйсә, безнең тормыш тоташ көйсезләнү һәм елаудан торыр иде. Балаларга тавыш күтәрмибез, алар безне караштан аңлый. Бәләкәйдән мөстәкыйльлеккә өйрәнәләр. Ашыйсың килә икән – рәхим ит, теләмисең икән – беркем дә кашык тотып ашатмаячак.
Әйткәндәй, шундый зур гаиләне туйдыру да җиңел түгел. Балалар белә – әни пешергәнне ашыйбыз, башка булмаячак. Җансурәтне кич, көненә кимендә ярты сәгать кенә карыйлар. Телефонны бөтенләй бирмибез, Амалия генә шимбә көнне ике сәгатькә планшет ала. Киләсе елга укырга барачак ул, әле төрле үстерешле уеннар уйнарга ярата. Гаиләдә йомшак дуслары да бар – ике ел элек Динара белән Урал җәмәгать челтәрләрендә йортсыз мәче турында игълан күреп кала. Өйләрендә аңа мотлак урын табылырга тиеш дип карар итәләр. Мәче кечкенәләрне аеруча ярата, бер адым да китми. Алар үз чиратында хайваннарны тәрбияләргә өйрәнә, кечкенәләрне кыерсытырга ярамаганын аңлый.
– Кайчак миннән шул-кадәр бала нигә кирәк дип сорыйлар. Ирем белән минем өчен өйдә уенчык-лар таралып яту, көне буе балаларның шат тавышы яңгырау – зур бәхет. Тормыш дәвам итә, димәк, – ди күп балалы әни. – Кайчак бик авыр, әлбәттә. Иң зур хыялым – бер көнне тынычлыкта үткәрү, тынычлап утырып ашау һәм йоклау. Хәзер колледжда укуымны дәвам итәчәкмен, алты елга сузылган декреттан чыгачакмын. Дөресрәге, чыгармын дип ышанам. Чөнки ирем тагын бер бала алып кайтырга бөтенләй каршы түгел – чын-чынлап тату гаилә (семь я) булсын!
Регина МИҺРАНОВА.