Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Облачно
Җәмгыять
2 Марта 2020, 11:55

Әбисе дә, оныклары да уңган-булган!

Түбән Троицкий авылы элек-электән кул эшләре осталары белән дан тота

Рәсимә Сөләйманова белән Түбән Троицкий авылы мәдәният йортында иҗат эшләре күргәзмәсендә таныштык. Хәзер аңа 81 яшь. Ярты гомере шушы авылда узган: 1976 елда постау комбинатына тукучы булып урнашкан һәм шушында төпләнеп калган. Ире яшьли вафат булган, шуңа күрә өч кызын аякка бастыру тулысынча аның иңнәренә төшкән.
Авыр чакларда тегүгә һәм бәйләүгә осталыгы ярдәм иткән. Уң белән сулны бәйләргә әнисе мәктәпкә кергәнче үк өйрәтсә, өченче сыйныфта кул эшләре дәресләрендә тагын да катлаулырак алым-ысуллар үзләштергән.
— Хәзер нинди бәйләм ысулы кулланганнарына төшенү өчен әйбергә бер күз ташлавым да җитә. Ун оныгым, аларның 16 баласы бар. Барысына да оекбаш бәйлим. Телевизор каршында бер кичтә бер парын бәйләп өлгертәм. Свитер яки кофтага берәр атна таләп ителә. Элек ашъяулыклар, кулъяулыклар, челтәр япмалар бәйли идем, хәзер оекбаш һәм
свитерлардан кала, төрле бәйләм кул эшләре белән дә мавыгам. Авыл клубында берничә эшем бар: чүлмәктәге гөлләр, төрле төсле ашъяулык, чәйнүккә кидерү өчен “әби”. Кызларымны да, оныкларымны да бәйләм тотарга өйрәттем. Ә менә төпчекләре кул эшләре белән кызыксынмый.
Анна Рәхимова – Рәсимә Сөләйманованың ун оныгының берсе. Икенче ел инде Түбән Троицкий авылы мәдәният йорты директоры булып эшли. Кул астындагы хезмәткәрләре әйтүенчә, чабып барган атны да иярләячәк, янган йортка да керәчәк.
Һөнәре буенча Анна – физкультура укытучысы, Туймазы педагогия колледжын кызыл дипломга тәмамлаган. Укуын төгәлләп, тормышка чыккан, ике ул тапкан. Ике ел элек, әнисе вафатыннан соң, ире белән ике дә уйламый 13 яшьлек сеңлесе Диананы тәрбиягә алган.
— Бала карау ялында утырганда хуҗалык эшләре белән шөгыльләндем, – ди Анна. Гөлләр, чәчкәләр үстерергә ярата ул.
— Бакчамда чәчкә-гөлләрнең ниндие генә юк: гөлчәчәк, чалмабаш, лалә, дәлияләр, лилия, бакрагөл, – ди ул. – Ирем Линар белән ихатада нәрсә дә булса корабыз. Йорт алдында автомобиль покрышкаларыннан аккошлар, миньон (җансурәт каһарманы), камка, алсу фламинго һәм пластик шешәләрдән пальма урнаштырдык. 2017 елда йортыбызны хәтта үрнәкле дип таныдылар.
Клубта бер ел эшләү дәверендә хезмәттәш кызлар белән бергәләп бөтен бинаны тулысынча ремонтлап чыктык. Хәзер сеңлем белән акшарланган стеналарга сурәт ясыйбыз. Күп нәрсәгә өйрәнергә теләк бар, тик вакыт җитми.
Рәсимә апаның төпчек оныгы Дианага 15 яшь. Ул сурәт ясарга ярата. Диана сигез ел авылда сәнгать мәктәбендә шөгыльләнгән һәм аны бик яхшы тәмамлаган. Каләм белән портретлар, майлы буяулар белән табигать күренешләрен тасвирлау ошый аңа.
Диананың тагын бер мавыгуы – гади катыргы тартмалардан курчак йортлары ясау. Йорт эче чынбарлыкка тәңгәл килә аш, йокы бүлмәсе, тәрәзә, аларга эленгән пәрдәләр. Стеналарында – обой, хәтта уенчык караватлардагы япмаларны да кыз үзе теккән.
Диана әле кем булачагын хәл итмәгән, әмма күбрәк рәссам-скульптор һөнәре турында уйлана.
Читайте нас