Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Облачно
Җәмгыять
27 Февраля 2020, 06:35

Ерак Көнчыгыш чиге

Мәсабих Галиуллин җиде ел Япония чигендә хезмәт иткән

93 яшьлек ветеран Мәсабих Галиуллин 28 ел Туймазы шәһәре “Водоканал” җәмгыятендә эшләгән. Шуннан пенсиягә киткән. Ватанны саклаучы көне уңаеннан предприятие хезмәткәрләре ветеранга “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” юбилей медален тапшырды. Бабай бүләкне кулына алды һәм хатирәләргә бирелде. Аңа бик авыр иде бу мизгелдә.
– Мин 1926 елда Туймазы районы Тукмак-Каран авылында туганмын, – дип сөйли ул. – Фронтка 1943 елда 17 яшьлек егет булып киттем. Ерак Көнчыгыш фронтына эләктем. Сугыш вакытында биредә өстәмә бүлек һәм берләшмәләр тупланды, яңа гына сугышка чакырылучылар өйрәтелде, команда һәм инженер кадрлары әзерләнде. 53нче артиллерия полкының миномёт ротасына тәгаенләндем.
Хезмәт иткән вакытта ветеран өчен иң истә калган чор – 1945 елның 9 августы.
– Безнең полк 1нче Ерак Көнчыгыш фронты исәбендә японнарның чик буе ныгытмаларын өзде. Шулай итеп Совет-япон сугышы башланды.
Җиде ел хезмәт итү дәверендә Мәсабих Сәмигулла улы калыккан Кояш иле халкын яхшы өйрәнгән.
– Үзенчәлекле, әмма тәртипле халык. Бер вакыйга истә калды. Зур эшелон килде. Вагоннарны бушатырга кирәк иде. Моның өчен японнарны китерделәр. Алар эшкә бизәнеп, милли киемнән чыкты. Япон спектакле куйган вакытлары булган икән. Эшне бетергәч, сафка тезелеп, җырлап, кабат репетициягә киттеләр.
Мәсабих Галиуллин Ерак Көнчыгышта 1950 елга кадәр хезмәт итә. Өйгә кайтканда вокзалда Уссурийскида бергә хезмәт иткән Фәррах Хәйруллинны очрата. Ул Мәсабихны кунакка чакыра һәм туганы Зифа белән таныштыра. Менә шулай, фронттан кайтуының беренче көнендә тормыш иптәшен очрата ул. 69 ел тату гомер кичерә алар.
Читайте нас