Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Облачно
Җәмгыять
26 Февраля 2020, 09:10

Җырчы Гүзәлем Миңнеханова Уфада үзенең яулыклар кибетен ача

Кибет Уфаның «Планета» сәүдә-күңел ачу үзәгендә ачылачак.

Беркемгә дә сер түгел, сәхнәне ярымшәрә җырчылар басты хәзер. Әмма сирәк кенә булса да араларында чын татар-хатын кызларына хас сыйфатларга ия булганнары да күренә. Шуларның берсе – җырчы Гүзәлем. Сәхнәгә мөселман киемендә чыккан җырчы гүзәл туташ-ханымнар өчен яулыклар кибетләре ачу белән мәшгуль. Аның андый кибете Казанда бар иде инде. Хәзер янә ике шәһәрдә – Уфа һәм Яр Чаллыда да ачмакчы. Уфада кибет «Планета» сәүдә-күңел ачу үзәгенең 1 катында, «Рив гош» һәм «Н&М» кибетләре арасында урнашачак. Клиентлар өчен махсус программада (14.00-16.00) җырчы Гүзәлем яулык бәйләү серләренә төшендерәчәк, йолдызлы визажист Алия Кәримовадан бүләккә мэйк ап булачак.
Чарада бүләкләр уйнату, ташламалар, акцияләр һәм сюрпризлар да каралган.
Фото: shahrikfzan.ru сайтыннан.
Читайте нас