Туймазы районында сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән кимендә 500 бала яши. Алар барысы да җәмгыятькә ярак-лаштыру, тергезү һәм тернәкләндерү чараларына мохтаҗ. Балалар бу ярдәмне реабилитация бүлекчәсендә (Чехов ур., 5) 10 көнлек дәвалау курслары барышында алала.
Яңа медицина җиһазы пәйда булгач, бүлекчә быел хезмәт күрсәтү даирәсен киңәйтте.
– Тәрбияләнүчеләребезнең ата-аналары күптәннән бездә баш миен ток ярдәмендә дәвалау (микрополяризация) җиһазы пәйда булуы турында хыяллана иде, – ди бүлекчә җитәкчесе Нәфисә Сәлимова. – Ул нерв-психика үсеше тоткарланганда, сөйләм, күрү сәләте бозылганда, башка неврология авыруларын дәвалаганда нәтиҗәле. Элек пациентларыбыз микрополяризацияне түләүле клиникаларда үтә иде. Хәзер үзебездә түләүсез дәваланалар. Бу җиһаз белән Республика реабилитация үзәге тәэмин итте.
Хәзер бездә офтальмология мускулларын күнектерү җиһазы да бар, анда начар күргән балалар дәвалана. Аны республика Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Рөстәм Ахунов бүләк итте.
Тернәкләндерү бүлекчәсендә үзен-чәлекле балалар белән психолог, логопед, дефектолог, хезмәт инструкторы, музыка җитәкчесе шөгыльләнә. Бу белгечләр эшендә заманча дидактика җиһазлары куллана, аларның бер өлеше күптән түгел Бөгелмәдәге “Камиллек” тренинг үзәгеннән хәйрия ярдәме сыйфатында алынган. Хәзер Туймазы балалары ком өстәле, чәмле таучык, үстерелешле бизиборд тактасына ия.
Реабилитация бүлекчәсе үзе дә күзгә күренеп үзгәрде. Узган елның декабреннән федерациянең “Кулай мохит” программасы кысаларында бирегә начар күрүче балалар өчен җиһазлар кайтарыла. Мәсәлән, фойе һәм коридорда идәндә тактиль плитә пәйда булган, ул начар күргән кешегә бер ярдәмсез хәрәкәт итү мөмкинлеге бирә. Оешма һәм кабинетлар исеме күрсәтелгән гади такталар урынына Брайль шрифты белән язылган тактиль такталар барлыкка килде.
Начар күрүче балалар өчен санитария бүлмәсе җиһазланды, бүлекчәгә кергән урында исә мнемо-схема урнаштырылды, аның ярдәмендә бала бинада юнәлеш таба ала.
Дәваланудан тыш балалар биредә иҗат белән шөгыльләнә – җырлый, бии, әвәли, ядкәрләр һәм аппликация әзерли. Балалар теге яки бу процедураны алган арада, тоташ тернәкләндерү белгечләре аларның ата-аналары белән әңгәмә һәм тренинглар үткәрә, киңәшләр бирә.
– Бала үстерү өчен зур тырышлык таләп ителә. Үзенчәлекле баланы тәрбияләү өчен тагын да ныграк тырышырга кирәк. Без моны аңлыйбыз һәм ата-аналарга төрле яклап ярдәм итәргә тырышабыз, – ди Нәфисә Фәткелбаян кызы.
Әти-әниләр сүзләренә караганда, бүлекчәгә йөрү аларның балалары өчен эзсез үтми. Нәтиҗәсе күзгә күренә. Шуңа күрә алар үзенчәлекле балаларның әти-әниләрен сабыен дүрт стена эчендә бикләмәскә, аны тергезергә һәм үстерергә өнди. Өстәвенә, биредә моны түләүсез эшләргә мөмкин.