Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Облачно
Җәмгыять
26 Февраля 2020, 14:55

Дошманнан күз яздырмаган

Кожай-Андреево авылы егете сугыш вакытында снайпер-разведчик булган

«Туймазы хәбәрләре” гәзите Җиңүнең 75 еллыгына багышланган мәкаләләрен бастыруны дәвам итә. Без фронтта булган ветераннар, тыл эшчәннәре белән очрашабыз, элекке документларны өйрәнәбез. Каһарманнарның салмак кына тавышы яңа буыннар өчен тагын да ныграк ишетелсен өчен.
Кожай-Андрееводан (Карат авыл советы) Сергей Афонасьевич Николаевны ихатада очраттык. Маруся атлы бахбаен назлап сыйпап, сарайга алып бара иде ул. Хайван карышырга ярамаганын сизгәндәй, салмак кына хуҗасы артыннан атлый.
Сергей Афонасьевич балачагы турында бик аз сөйли. Нәрсәсен сөйлисең инде, бик тиз узып китә ул. Ишле гаиләдә үсә, әти-әнисенә хуҗалыкта ярдәм итә, аннары сугыш башлана. Өч абыйсына бер-бер артлы кара кәгазь килә. 17 яше чак тулган Сергейны 1943 елда армиягә алалар. Әнисе аягына егыла: “Соңгы улымны фашистлардан үтертергә җибәрмим!” Хушлашканда Сергей әти-әнисенә абыйлары өчен үч алырга вәгъдә итә. Ана йөрәге аерылышу һәм югалтуларны күтәрәлми, улының сугыштан әйләнеп кайтканын көтеп алалмый, вафат була.
Егет Ырымбур снайпер мәктәбенә уку бүлегенә эләгә. Сигез айдан соң алгы сызыкка җибәрәләр аны. Солдатларны “бозау вагоннары”на (ул чакта товар поездларын шулай атыйлар) төйиләр, һәм Балтыйк буе фронтына озаталар. Фашистлар Балтыйк буе өчен соңгы солдатка кадәр алышырга әзер була. Чөнки Балтыйк диңгезе аша Скандинавия илләреннән Германиягә сугыш кирәк-яраклары озатыла. Шуңа күрә фашистлар Литва, Латвия һәм Эстониягә керү юлларын җентекле күздә тота.
Сергей Афонасьевич Либава (хәзер Лиепая) шәһәре янындагы алышта катнашуын хәтерли.
– 1945 елның гыйнварында гомуми һөҗүм башланды, – дип сөйли ветеран. – Безне, разведчик-снайперларны, дошманнарның кайда урнашуын ачыклау өчен алгы сызыкка җибәрделәр. Сак кына йөгереп, дошманның алгы сызыгына барып җитәргә һәм пулемётчыларны юк итәргә тиеш идек. Интернационал команда иде бу. Барыбыз да бер яшьтә диярлек, барыбыз да батыр һәм дус. Алдан сөйләшеп килештек: траншеяга кадәр барып җитәбез дә – ракета ярдәмендә безнең солдатларга яшел сигнал бирәбез. Алар атудан туктау белән без озын подвалга сикерәбез. Фашистлар нәкъ шунда урнашкан. Подвалга танкка каршы гранаталар томырдык. Исән калган алты фашистны әсирлеккә алдык. Шушы операция өчен мине Дан ордены һәм “Батырлык өчен” медале белән бүләкләделәр.
9 майда Җиңү турында... һавадан ишеттек без. Безгә табан «кукуруз» самолёты очып килә, ачык ишектән бер хәрби: “Җиңү! Германия бирелде!” – дип кычкыра. Шатлыктан без автоматларыбызны алдык һәм күккә ата башладык. Штабта исә бу яңалыкны белмиләр иде әле, куркышып, офицерлар йөгереп чыкты: нигә аталар, янәсе?
Николаев җәй буе арытабан күчерүләрен көтә. Һәм Латвия юллары буйлап хәрби әсирләр лагерена таба километрларга сузылган немец әсирләре агылуын күзәтә. Әмма Сергей һәм аның полкташлары өчен сугыш тәмамланмый әле. Алар, качып яткан фашистлар һәм сатлыкҗаннарны эзләп, көннәр буе хуторларны айкый.
1945 елның сентябрендә генә аны Пермь өлкәсе Кунгур шәһәрендә урнашкан бүлеккә җибәрәләр. Николаев анда озын-озак биш ел хезмәт итә әле.
Авылына 1950 елда гына кайта. Яугиргә паспорт бирәләр. Башта автотранспорт предприятиесендә шофёр, аннары “Октябрьскнефть” нефть-газ чыгару идарәсендә электрчы була. Бөтен тирә-якка танылган тәҗрибәле аучы һәм умартачы ул.
Беренче хатыны Татьяна Владимировна белән 54 ел яши ветеран (ул берничә ел элек бакыйлыкка күчкән), дүрт бала үстерәләр. Балалары таралышса да, әтиләрен онытмый, ата йортына кайтып йөриләр.
Бүген ул ялгызы түгел. Икенче хатыны Нина Леонтьевна белән 15 ел инде иңгә-иң гомер итә.
Берничә ел элек дәүләт Сергей Афонасьевичка уңайлы шәһәр фатиры биргән. Әмма газиз Кожай-Андреевосын ташлап китә алмый ул. Марусясы бар ич аның. Ул хуҗасыз нишләр...
Читайте нас