7 февральдә аңа 125 яшь тулыр иде.
Бүген аның гаять матур җырлавын һәм курайда оста уйнавын хәтерләүче юк диярлек.
– Республикабызның төньяк-көнбатышы ХIХ-ХХ гасырларда нәкъ биредә яшәүче хатын-кызларның шушы музыка коралында уйный белүе белән дан тота. Алар исәбендә танылган композиторның әнисе дә була, – ди РФнең атказанган артисты, БР Курайчылар берлеге әгъзасы Юлай Гайнетдинов.
Музыка кичәсенә кунак сыйфатында Бибизәкия Галим кызының ишле туганнары, Даутовның укучылары, Туймазыдан, Собханкулдан, Кандрадан, күрше авылардан үзешчән артистлар килгән иде.
Бу көнне бәйрәм кунаклары моңлы курай моңы белән әсәрләнде, Бибизәкия апаның тормыш һәм иҗат юлына багышланган бай күргәзмә белән танышты. Аны җентекләп авыл клубы мөдире Вәкилә Әхмәтҗанова туплаган.
«Бөтендөнья Фольклориадасына әзерлек барышында Бибизәкия Габделмәнова кебек шәхесләребезне ачыклап, аларның хәтер кичәләрен үткәрүне, исемнәрен халыкка кайтаруны төп бурыч итеп билгелик”, - диде мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзин Әпсәламов чараны йомгаклап.