Сергей Шәрипов – элекке офицер. Мөлаем һәм барысы белән дә елмаеп сөйләшүче ир. Әмма хезмәт иткән урыны турында сорау бирсәләр, ул шундук азсүзлегә әверелә. Бу үзгәрешнең сәбәбе бар: Сергей Сабир улы махсус тәгаенләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән, алар исә Русиянең атом-көч куәтенең төп өлеше.
Хәрби һөнәре турында Сергей Шәрипов 15 яшендә, төбәк гәзитендә танылган югары уку йорты – Ригада урнашкан Советлар Союзы маршалы Сергей Бирюзов исемендәге хәрби-сәяси Кызыл Байраклы училищега кабул итү турындагы игъланны укыгач уйлана башлый.
Ике елдан соң мәктәп тәмамлап, шунда юл тота. Танышлары Әфганстанга җибәрәчәкләр дип куркыта, әмма Сергей иңнәрен генә сикертә: җибәрсәләр җибәрәләр инде. Әти-әнисе улының карарына каршы килми: ул вакытта балаларның сайлаган юлына артык кысылучы булмый, бигрәк тә бу Ватанны саклауга кагылган очракта.
Ныклык-сәламәтлекне табигать кызганмый егеткә, спорт белән дә чәмле шөгыльләнә. Шулай итеп, зур бәйге һәм өч медицина тикшерүе үтеп (икесе – Башкортстаннан киткәнче, берсе Ригада), Сергей укырга керә.
– Чыныктыру кабул итү имтиханнары вакытында ук башланды, – дип сөйли Шәрипов. – Без Балтыйк диңгезе ярында яшәдек, иртәнге зарядка вакытында безгә салкын диңгездә коенырга боерык бирәләр. Шуңа өстәп, тулы обмундирование белән ачык бассейнда йөзәргә мәҗбүр иттеләр.
Укырга кергәч, курсантлар Киш күле буендагы казармаларда яши. Теориядән тыш, монда тоташ махсус тактик-укулар, өйрәнчек-сугышчан кизү торулар, күнегүләр үткәрелә. Берничә көн кыр шартларында яшиләр: булачак командирлар бар “мөлкәте” белән 35 километр йөгерә.
Биш ел уку сизелми үтеп китә һәм инде гаиләле егетне якындагы хәрби бүлеккә – киткәнче хезмәт итәчәк ракета гаскәрләренә тәгаенлиләр.
Яшь гаилә якындагы торак үзәгеннән 17 километр ераклыктагы урманга килеп төпләнә.
– Аның каравы, тирә-якта күпме гөмбә һәм җиләк – чабып алмалы, – дип сөенә яшьләр.
Йортка үзгәртелгән казармада тагын 27 гаилә яши. Шәриповларга кечкенә бүлмә эләгә, алар аны кухня һәм залга бүлеп куя. Кәләшенә көн саен ике якка да 40ар километр үтеп, эшкә йөрергә туры килә. Беренче балалары тугач, гаиләгә шәһәрдән бар уңайлыклары булган фатир бирәләр.
– Ул заманда бездә өр-яңа, дөньяда иң алдынгы ракета коралы иде. Аны өйрәнү һәм үзләштерү бик кызык булды, – ди горурланып Сергей Шәрипов. – Әмма җаваплылык та зур иде. Бернинди дә очраклылыкка юл куелырга тиеш түгел, чөнки безнең кулда миллионлаган кеше язмышы. Һәм «картлачлык” ише күренеш белән бәйле бер вакыйга да булмады, әлбәттә. Уставтан тыш мөнәсәбәтләр шундук ачык-ланып, алардан арынылды.
Аннары 90нчы еллар җитә. Союз таралу белән армия дә таркалды дигән гыйбарәне инкяр итеп, ракета гаскәрләре Русия чикләрен ышанычлы саклый. Шуңа күрә армиядән Шәрипов бары тик шәхси сәбәпләр буенча китә. Аның хәзер дә иманы камил – безнең армия дөньяда иң куәтлесе.
Гаиләсе белән Башкортстанга кайта. Сергей Сабир улы газ, энергетика тармагында эшли. Берничә ел элек «Торак-үткәргечләр хуҗалыгы идарәче компаниясе» җәмгыятенә слесарь булып урнаша. Кандра торак фондын шушы идарәче компания хезмәтләндерә башлагач, Сергей Сабир улына Кандра участогына җитәкчелек итүне йөкләтәләр. Ул заманда авылда торак-үткәргечләр хуҗалыгы тармагы туры мәгънәсендә таралган була, кая карама — тишелгән, сүтелгән, җимерелгән. Әмма монда да инженер белеме Шәриповка эшне җайга салырга ярдәм итә. Әлбәттә, мәшәкать әле дә җитәрлек, әмма халык үзгәрешләрне, элемтәне күрә.
Сергей Сабир улының улы колледжда программачыга укый. Аны армия хезмәте куркытмый – әтисе тәрбиясе сизелеп тора. Кызлары, гомеренең байтак өлешен шәһәрдә яшәсә дә, күптән түгел ире белән Туймазыдан Төмәнәккә күченгән. Анда шәхси ярдәмче хуҗалыкларын чәмле үстерәләр.
– Шундый ук үҗәт, эштән курыкмый, – дип горурлана әтисе кызы белән. – Хәзерге яшьләр үткән буын вәкилләреннән һич ким түгел дип уйлыйм. Иманым камил, әгәр кирәк булса, алар да бабалары кебек, Ватан сагына басачак. Шулай да, яшьләрне артык иркәлибез: алар мәктәп стенасыннан җай гына югары уку йортына күчә, аннары тыныч эш килеп чыга. Бу аралыкта армия аларга файдага гына булачак.