Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Облачно
Җәмгыять
21 Февраля 2020, 14:50

Әтисе һәм бабалары хөрмәтенә

Атна саен үткән 75 километр сәфәрләрен туймазылылар яуда катнашкан ата-бабаларына багышлый

Илебездә Җиңү юбилее уңаеннан башлап җибәрелгән “Җиңүгә 75 адым” проекты күмәк чарага әверелде. Аңа туймазылылар да чәмле кушылды. Алар чара кысаларында игелекле эшләр кыла, спорт рекордлары куя.
“Туймазы хәбәрләре” гәзитенең 23 гыйнвардагы санында без Карамалы-Гобәй мәктәбенең физкультура укытучысы Радик Габдрәхимов турында бәян иттек. Шушы көннәрдә үзенең рекорды турында Мөнир Кәлимуллин хәбәр итте. Ул үз алдына максат куйган – атна саен чаңгыда 75 километр үтә. Кар эрегәч, скандинавия атламына күчәчәк. Ул чаңгыга 13 декабрьдә, кар төшү белән баскан. 9 Майга Кәлимуллин чаңгыда һәм скандинавия атламы белән 1000 км үтәргә исәпли.
Шәхси рекордын ул сугыштан III төркем инвалиды булып кайткан яугир-әтисе Янур Вәлинур улы Кәлимуллинга багышлый.
– Әти сугышка миномёт-
чылар курсларын төгәлләгәч, 1943 елда китә, – ди Мөнир Кәлимуллин. –
I Украина фронтының миномёт полкы исәбендә алыша. Берничә тапкыр яралана, 1948 елда өлкән сержант дәрәҗәсендә өенә кайта. Сугыш турында сөйләргә яратмады ул. Әмма бу хакта фильмнарны даими карады. Аларның берсендә фашист очучысы совет пехотачысын эзәрлекли. Ул гел үзен күз алдына китерә. Бервакыт шундый хәлгә тарыган булган һәм могҗиза белән генә исән калган.
Әти 1995 елда вафат булды. Шул вакыттан бирле Җиңү көне безнең өчен тагын да кадерлерәк һәм мөһимрәк вакыйгага әверелде. Әтинең портреты белән 9 Майда Үлемсез полк исәбендә парадка чыгабыз.
Мөнир Кәлимуллинны хуплап, иптәше Марат Данилов та ияргән. Бергәләп чаңгы-савыктыру үзәге биләмәсендә шуа алар. Ул узышларын бабалары – Сталинград янында хәбәрсез югалган Петр Павлович Даниловка һәм сугыштан исән кайткан лейтенат, танк ротасы командиры Нәгыймулла Сөләйман улы Вәлиевка багышлый.
Читайте нас