Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Дождь
Җәмгыять
18 Февраля 2020, 07:15

Муса Җәлилдән осталык дәресе

Гәзитнең беренче санында хезмәт батырлары һәм кулакларның явызлыклары турында бәян ителә

Быелгы ел вакыйгаларга бай. 2020 елда без районның, шәһәрнең, алар белән беррәттән район гәзитенең дә туган көнен билгеләячәкбез. Берничә буынның аерылгысыз юлдашына әверелгән, район тормышының һәр үсеш баскычын чагылдырган гәзиткә быел 90 яшь тула. Шушы саннан башлап, без аның тарихындагы иң чагу вакыйгалар турында бәян итә башлаячакбыз.
1930 елда, Башкортстан картасында Туймазы районы барлыкка килгәч, районның үз гәзитен нәшер итү карары кабул ителә. Яңа басма чыгару эшенә беренчеләрдән булып танылган башкорт шагыйре, прозачы, драматург, Башкорт АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Баязит Бикбай җәлеп ителә. Яңа оештырылган “Ленин юлы” басмасында аны җаваплы сәркатип вазифасына тәгаенлиләр.
– 1930 елның көзендә мин зур булмаган Туймазы станциясенә килдем, – дип соңыннан искә ала Бикбай. – Асылда, бу тимер юл буенда урнашкан зур бер авыл иде. Эреле-ваклы шәхси йортлар арасында элеватор гына күзгә ташлана. Соңыннан аның бер бинасында типография урнашты. Бәләбәйдән безгә иске басу машинасы, вакыт тәэсирендә шактый таушалган берничә гарәп шрифты җыелмасы җибәрделәр. Һәм әкренләп эш башланды.
Гәзитнең гарәпчә язылган ике битле беренче саны 29 ноябрьдә дөнья күрә. Соңыннан бу чыгарылышны белгечләр елмаеп карый: сыйфат ягыннан түбән, текстта байтак хата җибәрелгән. Әмма анда җитди мәсьәләләр кузгатылган – бер мәкаләдә дәүләткә икмәк тапшыру буенча нәтиҗәле ункөнлек, икенчесендә кулакларның Түбән Бишендедәге “Кар-лыган-Куак” колхозы складларына ут төртүе турында язылган. Хәбәрчеләр зыян күргән колхозчыларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтүне үтенгән.
1931 елдан гәзит дүрт битлегә әйләнә, сыйфат ягыннан да яхшыра. Биш көнгә бер тапкыр татар телендә чыккан гәзит туймазылылар арасында гына танылу яулап калмый, аны Бүздәк, Бакалы районнары халкы да көтеп ала. Анда шул заманның чын йолдызлары, шул исәптән – башкорт совет балалар язучысы, шагыйрь, драматург, Башкорт АССРның халык шагыйре Рәшит Нигъмәти эшли.
Озакламый гәзит турында югары даирәләрдә дә сөйли башлыйлар. 1931 елда бирегә Муса Җәлил килә, гәзит хезмәткәренең шигырьләре белән таныша, заман теле белән әйтсәк, аңа осталык дәресе биреп китә.
Гәзит район белән бергә үсә. Әгәр 30нчы елларда Туймазыда бер меңгә якын кеше яшәсә, 1938 елда халык саны 6630га җитә. Гәзитнең тиражы да шуңа ярашлы арта.
Станция карамагындагы авылга эшчеләр бистәсе дәрәҗәсе бирелгәч, гәзитне рус телендә дә чыгару бурычы куела. Шул рәвешле «Ленин юлы» – «Ленинский путь» район басмасы барлыкка килә.
(Дәвамы бар).
Читайте нас