Туймазы хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Җәмгыять
18 Февраля 2020, 08:20

Мин йөзенче тапкыр яңабаштан башлыйм

Үзмәшгульләр өчен дәүләт программасы туймазылыга үз эшен ачарга ярдәм иткән

Хәтта тормышта авыр хәлгә калу да аны үзгәртергә, яңа һөнәр үзләштерергә этәргеч булала. Туймазылы Рушан Рәхимовның моңа иманы камил. 32 яшендә ул көтмәгәндә эшсез кала, әмма Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итү барысын да үзгәртә.
Рушан Гали улы югары уку йорты тәмамлаган, менеджер дипломына ия. Ул 13 ел буе сәүдә белгече, аннары Октябрьскийдагы бер предприятиедә сәүдә бүлеге җитәкчесе булып эшли. Берничә ел элек өйләнә, ипотекага фатир сатып ала, баласы туа. Әмма былтыр эш бирүче аның белән контрактны озайтмаган һәм ул эшсез калган.
– Эшемне югалту бик авыр булды, – дип сөйли ул. – Ул-бу булса дип салып куйган 250 мең сум акчам бар иде. Аны өлешчә ипотеканы каплау, ашарга алу яки үз эшемне ачу өчен кулланырга була иде.
Мин “ипотека каникулы” рәсмиләштерергә карар иттем, моның өчен исә эшсез дәрәҗәсе алырга кирәк булды. Мәшгульлек үзәгендә үзмәшгульләр программасы буенча кәсеп-планы бәйгесе турында белдем. Бәйгедә җиңүчегә кәсеп ачу өчен бер еллык пособие күләмендә акча бирелә икән.
Карар бер атнада туды. Мин фирма сайладым һәм франчайзинг шартларында 220 мең сумга аның исеменнән тешләрне агарту кәсебе алып бару хокукы сатып алдым. Шулай ук чимал, катлаулы булмаган җиһаз, хезмәт күрсәтү технологиясе дә шул төп предприятиедә сатып алына. Видеороликлар буенча укып, имтихан тапшырып, тешләрне агарту эше алып бару өчен яраклылык сертификаты алдым. Бәйге комиссиясе минем кәсеп-планын раслады. Эшсезлек буенча бер еллык пособие – 96 мең сумга махсус нурландыргыч, кәнәфи, өстәлләр, чимал сатып алдым һәм бинаны ремонтладым. Былтыр ел ахырында гадиләштерелгән салым салу системасы буенча шәхси предприятие ачтым.
– Кәсеп чыгымнары һәм керемең зурмы?
– Әлегә фәкать чыгымнар гына: декабрь ае өчен 9000 сум күләмендә аренда бәясе түләдем, 2000 сумга махсус агартучы паста сатып алдым. Шул ук вакытта декабрьнең бушка узачагын белдем, чөнки рек-лама эшчәнлегем яңа гына башланды. Мин берничә блогерның тешен түләүсез агарттым. Алар бу хакта үз сәхифәләрендә бәян итте. Әкренләп клиентлар җыела башлады. Гыйнварда бераз акча керде.
Кәсеп планының төп күрсәткече – көненә өч-дүрт кеше кабул итү һәм ай саен 150-170 мең сум керем алу. Бу нәтиҗәгә ярты елдан соң ирешергә телим. Программа шартлары буенча мин бер мастерны укыттым һәм эшкә урнаштырдым. Эшчәннәр санын арттыру өчен арытабан үсәргә кирәк.
– Эшегез нидән гыйбарәт?
– Теш эмаленең дошманы – кофе, чәй һәм никотин, әмма алардан соң калган сары куныктан арынырга була. Бу менә ничек эшләнелә – тешкә эксклюзив паста-катнашма ягыла, аның формуласын Новосибирскидагы академия шәһәрчегендә уйлап тапканнар. Бераздан эмальдәге төрле калдык-лар йомшара, көпшәкләнә. Мин аларны махсус лампа белән нурландырам һәм тешләр агара башлый. 40 минуттан клиент өенә кайтып китә.
Мин үземә косметология өлкәсендә эшләү охшавын искә алдым, көзгедән яңа елмаюын күреп, кешеләрнең йөзләре үзгәрүен күзәтергә яратам.
– Ни өчен франчайзинг? “Яну” ихтималы зур ич?
– Товар таратуга кагылышлы шикле, җиренә җиткерелмәгән интернет-проектларга тотынырга киңәш итмим. Шомарган, шәһәрдә аз тәкъдим ителгән тармакларны сайларга кирәк.
– Киләчәккә планнарыгыз бармы?
– Экспресс-чәчтарашханә ачуга франшиза сатып аласым килә. Анда заказ кабул итү һәм прическа ясау 15 минутны алачак. Шул ук вакытта һәркемнән бер үк хак алына, ул кыйммәт түгел. Администратор урынына – терминал, башны юу өчен һава җайланмасы, коралларны һәм мастерның кулларын ультрашәмәхә йогышсызландыра, ул һәр клиент өчен бер тапкыр кулланылучы тарактан файдалана. Мондый хезмәтләрнең асылы тизлектә һәм арзанлыгында, аларның алга китү сере дә шунда.
Читайте нас