Икенче бөтендөнья сугышы тарихыбызда җуелмаслык эз калдырды. Дәү әтиләребез Бөек Җиңүне бик зур бәя бәрабәренә яулады.
Батырлыгы турында истәлекләре кадерләп сакланган каһарман һәр гаиләдә бар. Аларның йөзләре һәм исемнәре бүгенге һәм киләчәк буыннарның ядкәре булырга тиеш. Һәркайсыбызның бабасының рәсемен табып, балаларына күрсәтү мөмкинлеге булсын өчен “Җиңү йөзе” проекты оештырылды.
Бөтен халыкның тарихи саклагычы – кимендә 150 миллион фото, язма документлар, 150 миллионнан артык язмыш бу. Теләсә кайсы ил кешесе аңа үз туганнары турында мәгълүмат кертәлә.
Гаилә архивындагы материалларны httрs://historydepositarium.ru/participants/ сәхифәсе аша тарихи депозитарийга тапшырырга була.