Бүген Ирек Ваһапов гади тыныч тормышта гомер итә һәм яшьлек елларындагы вакыйгаларны бик сирәк искә ала. Әмма шушы көннәрдә хатирәләре аны өермәдәй чорнап алган. Үзенең поч-та әрҗәсендә ул “Вымпел” махсус тәгаенләнеш төркеменнән килгән хатка юлыккан: Мәскәүгә дәүләт бүләге – “Батырлык өчен” медален тапшыруга чакырганнар.
– Хатны укыгач, елап та алдым, – дип сөйли Ирек Зәкәрия улы. – Мине аңа 32 ел элек өч башкисәрләр төркемен юк итү буенча үткәрелгән уңышлы операция өчен тәкъдим иткәннәр иде.
Бу хакта бүләкләү кәгазендә менә нәрсә язылган: “1988 елның 17 гыйнварында десант-штурмлау манёвр төркеменә совет биләмәсенә бергәләп һөҗүм ясау өчен Кальтепа кышлагында җыелган Хаджи-Рәүф, Суфи-Исмаил һәм Суфи-Шамад төркемнәрен юк итү бурычы йөкләтелә. Вертолёттан десант төшкәч, сержант Ваһаповның гранатомёт расчёты дошманның ут яңгыры астына эләгә һәм шундук алышка керә.
Дөрес урын сайлап, десант төркеме һөҗүмгә күчә һәм дошманның берничә ут ноктасын юк итә. Зур югалтуларга карамастан, хәрби бурыч үтәлә: корал сакланган урын биләнә, 4 бандит юк ителә, 12се кулга алына”.
Ваһаповны армиягә 1986 елда 128нче һөнәр училищесын (ул анда санлы-программалы идарәле станоклар операторы һөнәрен үзләштерә) тәмамлаганнан соң алалар. Егет ярты ел Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә, аннары кече сержантны Әфганстан Демократия Республикасының Пянджск чик буе отряды мото-манёвр төркеменә озаталар.
– Тәүге алышны бүгенгедәй хәтерлим, – дип сөйли Ваһапов. – Мине, дары исе дә иснәмәгән яугирне, пехотаның хәрби машинасы (БМП) командиры итеп тәгаенләделәр. Без аңарда хәрби техника колонналарын озатып йөрдек. Засадага эләктек. Безне төрле яктан утка тоттылар. Бер “картлач” мине БМПдан төртеп төшерде: “Сугышырга өлгерерсең әле! Автомат магазиннарын корып тор”. Соңрак яңа килгән солдатларга карата үзебез дә шундый мөнәсәбәттә идек, тәүге алышта аларны саклап-курчалап йөрттек, вакыйгаларга күнегү мөмкинлеге бирдек.
Армиягә кадәр бокс, дзюдо, кул көрәше белән шөгыльләндем. Шуңа күрә мине озакламый десант-штурмлау манёвр төркеменә күчерделәр һәм гранатомёт-ут яудыру взводы расчёты командиры итеп билгеләделәр.
Без бервакытта да төркемебезне кайчан һәм кайда җибәрәчәкләрен белмәдек – карлы тау башынамы, чүлгәме. Шуңа күрә хәрби бурычны үтәргә автомат, гранатомёт, патроннар, граната, бишмәт, плащ-палаткадан торган тулы экипировкада йөрдек. Азыкны бик аз алабыз – бер банка консервага караганда, артык обойма эләктерүең хәерлерәк. Өстәвенә, безнең аммуниция 70 килограммга җитә иде.
Алышлар ике-өч атнага сузыла. Ел ярым хезмәт итү дәверендә йөздән артык алыш үткәрдем. Хәрби бурычны үтәргә эшкә барган кебек чыгып китә идек. Баскан һәм атлаган килеш йокларга өйрәндек.
Ваһаповка бүләк тапшыру тантанасы Махсус тәгаенләнеш үзәге музеенда үткән. Аның белән бергә тагын 26 чик буе сакчысы орден һәм медальләргә лаек булган. Шул исәптән Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре – Украина, Үзбәкстан, Казагыстаннан да.
– Без медаль өчен сугышмадык, – ди Ваһапов. – Кемдер моны беркемгә дә кирәкмәгән сугыш, без исә читләр мәнфәгатен яклаганбыз дип исәпли. Әмма минем һәм полкташларымның иманы камил – без үзебезгә йөкләтелгән бурычны үтәдек һәм моны Туган ил хакына башкардык.