Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Облачно
Җәмгыять
13 Февраля 2020, 08:15

Табиблар “аек авылларга” чыга

13 февральдә Гафуров мәктәбендә үзәк район хастаханәсендә оештырылган Сәламәтлек үзәге белгечләре эшләячәк.

Педиатр, психолог һәм шәфкать туташы мәктәп укучыларына тоташ тикшерү үткәрәчәк. Бу эш “Аек авыл” бәйгесендә катнашкан барлык авылларда да уза.
Үзәкләр эше асылда сәламәт, җитди авырулары булмаган, әмма аларның үсеш ихтималы күзалланган кешеләргә йөз тота.
Вакытында диагностикалау һәм табиб киңәшләре аларга юл куймаска ярдәм итәчәк. Үзәкләр йогышлы булмаган озайлы авыруларга, тәмәке тарту, эчкечелек һәм аз хәрәкәтле тормышка каршы көрәш эшчәнлеге белән шөгыльләнә.
Читайте нас