Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Дождь
Җәмгыять
13 Февраля 2020, 08:19

"Санда” яшәү уңайлырак

“РФнең санлы икътисады” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру өчен Башкортстанга 600 миллион сум диярлек бүленәчәк

– Икътисадыбыз үсешен тәэмин итәчәк төп юнәлеш – санлаштыру, – дип ассызыклады төбәк Башлыгы Радий Хәбиров күптән түгел республика Хөкүмәтендә үткән махсус киңәшмәдә. Һәм тагын бер тематика сәгате үткәреләчәген, аның “Санлаштыру” дип аталачагын хәбәр итте. Республиканың Дәүләт санлы үсеш идарәсе министры урынбасары Динар Шәрәфетдинов та нәкъ шул хакта сөйләде. Шушы көннәрдә ул Туймазы районы һәм күрше муниципалитетлар хакимиятләре вәкилләре белән киңәшмә үткәрде.
«РФнең санлы икътисады» гомумдәүләт проекты илебездә 2024 елга кадәр тормышка ашырылачак. Ул алты федерация проектыннан гыйбарәт. Аларны тоташ финанслау күләме кимендә 1,5 триллион тәшкил итәчәк.
Шуның 600 миллионы диярлек федерациянең биш проекты тормышка ашырылган Башкортстанга бүленәчәк. Аларның өчесе турыдан-туры гади халык мәнфәгатьләренә кагыла – бу тармак-инфраструктура, кадрлар һәм дәүләт идарәсе. Атап әйткәндә, сүз халыкның хакимият оешмалары белән үзара эшчәнлеге турында бара – балалар бакчаларына, мәктәпләргә язылу, төзелешкә рөхсәт алу, торак биналарны торак булмаган дәрәҗәсенә күчерү һәм киресенчә, үзгәртеп коруга, реклама корылмалары урнаштыруга рөхсәт, архивтан белешмә алу, җиргә кагылышлы мәсьәләләр бу. Әмма күпме мөмкинлекләр ачылуга карамастан, күпчелек районнарда кешеләр бу хезмәтләрне кәгазь төрдә алуга өстенлек бирә. Кайбер муниципалитетларда Дәүләт хезмәтләре порталында анда яшәүче 14 яшьтән өлкән кешеләрнең күп дигәндә 50 проценты теркәлгән.
Үз чиратында төбәк хакимиятләре вәкилләре халыкның оешмалар белән портал аша аралашу эшчәнлеген катлауландыручы берничә җитди кимчелекне телгә алып узды. Бу шактый акрын кире элемтә, барысы өчен кулайлаштырылмаган интерфейс, исәп язмасын раслауга кагылышлы мәшәкатьләр. Шуңа күрә күпчелек хәзер дә түрәләр белән очрашып аралашуны хуп күрә.
Муниципалитетларда интернет-элемтә тизлеге мәсьәләсе дә кузгатылды. Атап әйткәндә, Иске Туймазы мәктәбе директоры Роберт Хәйдаров югары тизлекле интернет үткәрү җәһәтеннән ярдәм сорады. Мәктәп “Үсеш ноктасы” проектында катнаша, гамәлдәге челтәр укыту эшчәнлеге таләпләренә җавап бирми. Динар Шәрәфетдинов федерация югарылыгында мәктәпләрне югары тизлекле интернет белән тәэмин итү планы раслануын хәбәр итте. Иске Туймазы мәктәбе киләсе ел планына кертелгән.
Укырга, укырга, укырга!
– Динар Данилович, республика халкы санлы чынбарлыкны кабул итәргә әзерме?
– Статистикадан күренүенчә, халыкның 40лап проценты гына санлы күнекмәләргә ия. Димәк, бу тармакта белемне арттыру зарур. Моның өчен НТИ “20.35” университеты һәм Русиянең берничә IТ-копманиясе “Санлы белемлелек” мәгариф порталын (https://xn-80aaefw2ahcfbneslds6a8jyb.xn–p1ai/) тормышка ашыра башлады. Шушы онлайн-портал ярдәмендә Русиянең теләсә кайсы кешесе түләүсез нигездә санлы технологияләр һәм сервислардан хәвефсез һәм нәтиҗәле файдаланырга өйрәнә, санлы мохитнең заманча мөмкинлекләре һәм хәвеф-хәтәре турында белә, санлы гигиена таләпләрен үзләштерә һәм шәхси мәгълүмат-ларының хәвефсезлеген тәэмин итә ала. Шулай ук бу порталда “Мәгариф курслары” бүлегендә чит мәгариф чыганакларына түләүсез керү сылтамалары бар.
Әлеге проектның максаты – 2024 елга Русия халкының санлы белемлелек дәрәҗәсен икеләтә арттыру. Бу вакытта кимендә 10 миллион кулланучы шушы порталда өйрәнү һәм сынау үтәр дип күзаллана. Өстәвенә, биредә халыкның төрле катламнары өчен укыту программалары тәкъдим ителәчәк – яңа башлаучылардан алып, тәҗрибәле файдаланучыларга кадәр.
– Республиканы санлаштыру өчен мөмкинлекләрне каян алырга?
– Былтыр Башкортстан, Русиянең тагын дүрт төбәге белән берлектә, федерациянең “РФнең санлы икътисады” гомумдәүләт проектының “Санлы икътисад өчен алмаш” проекты кысаларында түләүсез санлы фәннәргә өйрәтү буенча сынау проектына керде.
Проектның төбәк операторы – “Башкортстан Республикасының электрон мәгарифе” мәгариф оешмалары берлеге. Сынау проектында катнашучыларны Уфада урнашкан алты югары уку йорты, өч колледж һәм ике юнәлешле оешма укыта.
Тагын бер юнәлеш – рес-публикада интернетны тоташ тарату. 2024 елга мәктәп, колледж һәм ФАПларны интернет белән 100%, шулай ук гаиләләрне 97 процентка тәэмин итү куздә тотыла.
Проектның тәүге өлеше Башкортстанда төгәлләнгән. Бүген “Башин-формсвязь” җәмгыяте төбәкнең иҗтимагый әһәмияттәге 722 объектында җепселле-оптика челтәре үткәргән. Быел санлы провайдер иҗтимагый әһәмияттәге – 888, 2021 елда тагын 1164 оешманы югары тизлекле интернет белән тәэмин итәчәк.
Тагын бер яңалык: Башкортстанда Яндекс.Лицей проекты эшли башлады. Сүз программалаштыруны үзләштерергә теләгән мәктәп укучылары өчен түләүсез курслар турында бара. Лицейга тәүге елда Python (“Питон”) программалаштыру телен өйрәнәчәк 8-9нчы сыйныфлар кабул ителә, киләсе елга исә алар сәнәгать программалаштыруы нигезләрен өйрәнә һәм өйрәнчек проектлар өстендә эшли.
Читайте нас