Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Дождь
Тат
Рус
Баш
Җәмгыять
13 Февраля 2020, 08:30
Кытайда коронавируска каршы вакцина сынала
Кытайның Тунцзи университеты галимнәре берничә атна элек коронавируска каршы вакцина өстендә эшли башлаган
Шушы көннәрдә алар тарафыннан уйлап табылган препаратны тычканнарда сыный башлаганнар.
Тискәре йогынтысын ачыклау өчен, башта вакцинаны кимерүчеләргә бирәчәкләр. Алар ачыкланмаса, тычканнарга коронавирус йоктырып, дәвалый башлаячаклар. Вакцина уңышлы сынау үтсә, аннары аны маймылларда, соңыннан гына кешедә сынаячаклар. Галимнәр моның озайлы эш булуын, хәтта ике елгача сузылу ихтималын кисәтә.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Кытайда авыручылар саны 43 меңнән арткан. Меңнән артык кеше коронавирустан һәлак булган.
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"