Туймазы хәбәрләре
+11 °С
Ясно
Җәмгыять
13 Февраля 2020, 08:00

Башкортстан балын космоска озаталар

Эшкуар Ришат Галиев белән танышу өчен ТАСС хәбәрчеләре Башкортстанга юл тоткан.

2002 елда аның хуҗалыгында җитештерелгән бал Халыкара космос станциясенә озатылган.
- Бер танышым Мәскәү янындагы Звездный шәһәренә чакырды, анда космонавтларның күнегү базасы урнашкан, - дип сөйли Ришат Галиев. - Үзәк җитәкчесе белән очрашу вакытында форсаттан файдаланып, Башкортстан балын космоска озатырга тәкъдим иттем.

Микробиология тикшеренүләреннән соң татлы ризыкны МКСка җибәрә башлыйлар.

Галиев бал кәсебе белән 38 ел элек шөгыльләнә башлаган. Башта борынгы солыкчылык белән мавыккан, аннары үзенең умарталыгын үрчеткән. Хәзер алар 300 фермер хуҗалыгы балын сата – бу 100 тонна ризык, димәк. Эшчәнлеген тагын да киңәйтеп, балның файдалы үзлекләре турында тикшеренүләр үткәрергә ниятли.

Читайте нас