Биш ел элек Туймазы индустрия колледжында һөнәр юнәлеше бирүгә йөз тоткан “Алтын куллар” проекты эшли башлады, аның кысаларында мәктәп укучылары эшче һөнәрләр белән танышты. Туймазылыларның тәҗрибәсе бөтен Башкортстан өчен файдалы дип танылды һәм былтыр проект “Бердәм Русия” төбәк партия проекты дәрәҗәсенә ия булды. Бүген аңа республиканың 12 мәгариф оешмасы кушылды.
Әмма туймазылылар моның белән генә чикләнмәде: республика буенча проект координаторы Олег Гайсин төбәк хакимияте белән берлектә һөнәр юнәлеше бирү эшен балалар бакчаларында да башлап җибәрде.
Үткән шимбәдә “Бердәм Русия” партиясе төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров 14нче, 20нче, 21нче балалар бакчалары җитәкчеләренә тоташ алганда 100 мең сумлык сертификатлар тапшырды. Бу акчага дүрт: төзүче, чәчтараш, сатучы һәм табиб һөнәрен өйрәнү өчен һөнәр юнәлеше уенчык-җыелмалары сатып алырга тәкъдим ителде.
– “Алтын куллар” проекты, һичшиксез, балаларыбыз өчен файдалы. Шуңа күрә аңа партия дәрәҗәсе бирдек һәм аны бөтен Башкортстанда үстерүгә булышлык итәчәкбез, – диде Рөстәм Марат улы. – Киләчәктә аңа кимендә ун мең мәктәп укучысын җәлеп итү күздә тотыла. Алган күнекмәләре аларга өлкәннәр тормышында бик ярап куячак. Мин, мәсәлән, заманында укыту-һөнәргә өйрәтү комбинатында балта остасы һөнәренә ия булдым. Ул миңа армиядә булышты, бүген көнкүрештә дә кирәге чыга. Һөнәр юнәлеше бирү мәсьәләсендә башлап юл яручы вазифасын үтәгән һәм бу эшкә балалар бакчаларын да җәлеп иткән туймазылылар өчен шатмын. Бу үсеп килүче буынны тәрбияләүдә бик кирәкле юнәлеш.
Шул ук көнне Рөстәм Әхмәдину-ров балалар савыктыру-мәгариф сәяхәтләр үзәге, “Туймазы-Арена” спорт комплексы белән танышты. Бу ял көннәрендә анда төбәкара “Кыш кубогы” балалар турниры үтте.