Кандракүл авылындагы мемориал стелада алтын хәрефләр белән 200 яугирнең фамилиясе уелган. Алар арасында бертуган Мөнир һәм Вәли Төхфәтшиннарның да исеме бар. Аларның туганы Ирек Төхфәтшин – 2015 елда бу өч метрлы монументны төзүне башлап йөрүчеләрнең берсе. Аның ата-бабалары турындагы хикәяте романнарга тиң. Тәвәккәл командирлар тыныч тормышта да якташлары өчен байтак игелек кылган.
– Вәли Ислам улы Бөре техникумын тәмамлаган һәм 1935 елдан колхозда бухгалтер булып эшләгән, – дип бәян итә Ирек Мөнир улы. – Ике елдан соң аны армиягә алалар, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. III ранг комиссары дәрәҗәсенә ирешә. 1940 елда аны Кандра хәрби комиссариаты хәрби комиссары итеп тәгаенлиләр.
Сугыш башлангач, солдатларны чакыртып, фронтка озатуны оештыру нәкъ аңа йөкләтелә. Әмма тәҗрибәле командирлар җитми һәм 1943 елда аны фронтка җибәрәләр.
Бервакыт комиссарга дары исе иснәргә өлгермәгән биш меңләп солдатны штабка озату бурычын йөкләтәләр. Күпкөнлек сәфәр вакытында Вәли тиф белән авырый. Булдыралган кадәр атлый. Әмма озакламый бөтенләй хәлсезләнә. Госпитальдә уянып китә. Заманалар кырыс – приказны үтәмәгән өчен трибунал аны штраф ротасына җитәкчелек итәргә җибәрә. Белоруссия юнәлешендә ике ай буе ул пулемёт үзәкләрен штурмлый. Бервакыт аның ротасы, Данциг янында (Көнчыгыш Пруссия) бер калкулыкны яулап, фашистларның 11 һөҗүмен кире кайтара. Ахыр чиктә Вәлинең шинелендә берничә пуля тишеге ачык-лана, әмма ул үзе җиңелчә генә яраланып котыла. Фронт командующие аны Ленин ордены белән бүләкләргә тәкъдим итә. Әмма югарыдагы түрәләр элекке штрафчы өчен мондый югары бүләкне күпсенә һәм аны Кызыл Байрак орденына алыштыра.
Яугирнең биографиясендә истәлекле вакыйгалар байтак. Мәсәлән, аның ротасы Вест-Одерны кичкәндә беренчеләр исәбендә ярга чыгып урнаша, явызланып оборона тоткан дошманны елгага кысрык-лап төшерә һәм төп көчләр килеп җиткәнче көнбатыш плацдармда урнаша.
“Төхфәтшин ротасы 5 пулемёт ноктасын, 87 гитлерчыны юк иткән, әсирләр алган”, – диелә аның бүләкләү документларында. Бу операция өчен аңа икенче Кызыл Байрак ордены тапшырыла.
Сугыш тәмамлангач, Вәли туган ягына кайта. Киров исемендәге хуҗалыкны җитәкли. Колхозчылар өчен алты йөк машинасы, эш кораллары, 100 дирбия юллап ала.
– Ул бервакытта да гаделсезлек белән килешмәде, чәчүлекләрне таптаткан өчен нефтьчеләр белән судлашып, компенсация алды. Заманы өчен башка сыймаслык тәвәккәллек бу, – дип бәян итә Ирек Мөнир улы. – Кандра бистә советы сәркатибе булып эшләгәндә, башкалар белән беррәттән Кандрага газ үткәрүне юллый һәм моңа ирешә. Йөкләтелгән бурычны үтәү өчен үзен аямый эшли.
70нче еллар башында сугыш нәтиҗәләре үзен сиздерә һәм абзый бик нык авырый. Гомере бик иртә – 57 яшендә өзелә. Ә аның туганы, минем әти Мөнир Ислам улы, 85 яшькәчә яшәде. Сугыш башланганда ул укытучы булып эшли. 1942 елда аны пехота-техника училищесына, аннан фронтка, Курск-Орёл юнәлешенә озаталар. Александровка станциясе өчен барган яуда офицерлары һәлак булгач, старшина буларак, ул ротаны җитәкли һәм аннан фашистларны бәреп чыгара. Яраланганнан соң Курск һәм Орёл янында барган каты сугышларда катнашу өчен кире сафка кайта. “Сугышчан батырлыгы өчен” медале, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
1945 елда өенә кайткач, ике көн хәл җыя да, Сәрдек мәктәбенә укытырга китә. Әти комсомолның өлкә комитеты сәркатибе булып эшли, “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы” исеменә ия.
Ул вакытта Кандракүлдә сигезьеллык мәктәп булмый, шуңа күрә яшьләр биредә тоткарланмый. Уку йорты төзетү әтинең тормыш мәгънәсенә әверелә. Ул сигезьеллык мәктәп төзетүне юллап, Мәскәүгә бара. Әмма анда: “Авылда мәктәп төзү күздә тотылмый”, – дип җавап бирәләр. Шул чагында ул төзүчеләрдән гади мәктәп проектын сорап ала һәм хуҗалык-көнкүреш ысулы белән аны төзүгә керешә. Акча, төзелеш чималын колхозчылардан, төрле оешмалардан җыя. Кандракүл сигезь-еллык мәктәбен бөтен авыл белән төзиләр һәм 1962 елда сафка кертәләр. Әти аңа 14 ел җитәкчелек итә. Авыр сынаулар үтеп тә, ул күңел көрлеген җуймый. Максатка омтылучан, үҗәт, тапкыр була, кешеләргә ышана һәм алар да әтигә ихтирамлы була.