Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Җәмгыять
10 Февраля 2020, 07:50

Буй-буй маэмай һәм чәчәкле күлмәкле сөтлебикә

Яшь рәссам Даша Тимофеваның бу дөньяга үз карашы

Үзәк балалар-үсмерләр китапханәсенең мультимедиа залында (Туймазы шәһәре, Ленин проспекты, 2) яшь туймазылы Даша Тимофееваның шәхси күргәзмәсе ачылды. Ул ай ахырына кадәр эшләячәк.
Кыз тумыштан җитди авыруга дучар. Аңарда сирәк очрый торган генетика авыруы – II төрдәге арка мускуллары тайпылышы. Нәтиҗәдә ул үзаллы басып тора һәм йөри алмый, аңа сулыш алу авыр, 10 яшендә авырлыгы нибары 12 килограмм.
Куркыныч диагнозны кызга бер яшендә куялар. Кызларының тәпи китмәве уңаеннан борчылган әти-әнисе табибларга мөрәҗәгать итә.
– Безне Уфага генетикларга җибәрделәр. Күпсанлы тикшеренүләрдән соң күңелсез хәбәр әйттеләр, – дип сөйли Дашаның әнисе Ольга Павловна. – Куркыныч диагнозга ышанасы килмәде. Без башта Санкт-Петербург, соңыннан Мәскәү табибларына күрендек. Барысы да Уфадагы хезмәттәшләренең диагнозын раслады.
Беренче мәлдә балабызны ирем белән бергәләп карадык. Әмма берничә ел элек без аерылыштык. Безгә туганнарыбыз, хәтта таныш булмаган кешеләр ярдәм итә.
Гаиләнең үз торагы юк. Ольга Павловна һәрвакыт Туймазы 2нче мәктәбе янәшәсендә фатир табарга тырыша. Бу мәктәп укытучылары кызны өйгә килеп укыта. Кызның көндәлегендә фәкать “бишле”ләр генә.
Ольга Павловна – бухгалтер, әмма эшкә чыгу турында әлегә уйламый. Бүгенге көндә иң мөһим эше – Даша.
Өч ел элек әнисе кызын “Розовый слон” рәсем сәнгате студиясенә алып килгән. Анда аны шундук аңлап, кабул иткәннәр.
– Даша иң тырыш укучыларымның берсе, – ди изостудия җитәкчесе Зилә Васильева. – Эш сөючән, максатчан, үзенә карата тәнкыйтьчел. Мине һәрвакыт игътибар белән тыңлый, белемне сеңдереп бара.
Дашаның беренче дәрескә килүен, соклану тулы күзләрен һәм: “Кайчан киләсе дәрес була?” – дигән соравын хәтерлим.
Яшь сәләт иясенең рәсемнәрендә үз кулы сизелә. Карашы үзенчәлекле, башкалардан аерылып тора. Эшләре төрле-төрле – натюрмортлар, табигать күренешләре, кешеләрнең йөзләрендә ачык чагылган милли үзенчәлекләр һәм йолалар сурәтләнгән аерым бер темага кагылышлы рәсемнәре бар. Хайваннар сурәтен ясарга ярата. Алар күләмле, чагу, образлы, хис-тойгылы. Даша аларның төс-кыяфәтен генә түгел, күңел халәтен дә чагылдыра белә. Мәсәлән, аның маэмае урам буйлап буй-буй бишмәттән йөри, сөтлебикә исә чәчәкле кызыл күлмәк кигән.
Кыз үзен әкиятләр тасвирлаучы сыйфатында да сыный. Гаҗәп, әмма ул аларның асылын чагылдыра белә. Боз һәм каен тузыннан ясалган йортлардан карап торган төлке белән куянны күреп, “Куян йорты” әкияте турында сүз барганын аңларга була. Агач ботагында утырган буй-буй мәче һәм аның янында басып торган нәфис кызның Могҗизалар илендәге Алиса булуын аңлыйсың.
– Кызымның сәламәтлеге алга таба түгел, – ди Ольга Тимофеева. – Буыннары хәлсезләнә, аяклары авыртуына да еш зарлана башлады ул. Соңгы ярты елда Даша, йота алмау сәбәпле, гади ризык ашый алмый. Кибеттә сатылган катнашмаларга күчтек. Аның бер банкасы 700 сум, ул өч көнгә җитә.
Арка мускуллары атрофиясе белән авырган кешеләрнең хәлен җиңеләйтүче препаратлар бар инде. Әмма аларның бәясе миллион сумнарга җитә, сатып алырга көчебездән килми. Русиядә озакламый бу даруларны тормыш өчен мөһим дип танырлар һәм түләүсез ала башларбыз дигән өметтәбез.
Даша савыгуына ышана. Диңгезгә барырга һәм танылган рәссам булырга хыяллана.
Читайте нас