

1911 елда Өсән елгасы буенда төзелгән ул, аңа бөтен тирә-як авыллардан крестьяннар агылган. Тегермәне һәм такыр юллары булу, чөнки авылдан ерак түгел хәрәкәт өзелмәгән Казан юлы үткән, аның үсешенә тәүге этәргеч биргән.
Арытабан ХХ гасыр башында Идел буе һәм Башкортстан үзәген тоташтырган “Сембер-Уфа” тимер юлы төбәк тормышында зур урын тоткан. 1912 елда Самар-Златоуст тимер юлы өлешеннән эшчеләр – тимер юл төзүчеләр төялгән берничә вагон таккан беренче паровоз узган. Шулай итеп Туймазы станциясе барлыкка килгән.
1917 елда мондагы ба-ракларда 10 гаилә – барлыгы 46 кеше көн күргән. Ике дистә елдан соң, 1937 елда Туймазы эшчеләр бистәсе дәрәҗәсенә лаек булган, анда 20ләп урам һәм 400ләп йорт исәпләнгән. Ул вакытка үсеп килүче торак үзәгендә хастаханә, мәктәптә, почта бүлекчәсе, телефон станциясе, элеватор, икмәкханә, кибетләр барлыкка килгән, район кулланучылар җәмгыяте, умартачылык базасы оештырылган. Киләсе елларда бистәдә кирпеч заводы, ит комбинаты, кошчылык фермасы, тегү, аяк киеме фабрикасы пәйда булган.
1937 елда биредә бай Девон нефте чыганак-лары ачыкланмаса, Туймазы шушы дәрәҗәдә калыр да иде, мөгаен. 1944 елның 26 сентябрендә, сигез ай бораулаганнан соң, Нарыш авылы янындагы 100нче скважинадан куәтле “кара алтын” фонтаны ургыла. Бу көнне күпләр бистәнең туган көне дип атый.
Чагыштырмача кыска гына дәвердә Туймазыда медицина пыяласы, геофизика җиһазлары һәм аппаратура, техника углероды заводлары, тегү фабрикасы, автотранспорт предприятиесе, мәктәп, стадион, пионерлар йорты, “Спутник” кинотеатры, “Космос” мәдәният йорты барлыкка килә. 50нче еллар ахырында биредә кимендә 23 мең кеше яки һәм 1960 елның 5 февралендә Туймазы эшчеләр бистәсе шәһәргә әверелә.
Үткән 60 елда күпфатирлы йөзләп йорт төзелгән, зур сәнәгатьләр ачылган, төрле җәмәгать-мәдәният оешмалары барлыкка килгән. Урамнар, җәмәгать урыннары, ихата биләмәләре танымаслык дәрәҗәдә үзгәргән һәм бүген Туймазы – алга киткән күптармаклы сәнәгатьле заманча һәм уңышлы шәһәр. Монда туймазылыларның өлеше зур. Аңа нигез салучыларның да, бүген үзенең хезмәте белән аны да тагын ямьләүче һәм күркәмләндерүчеләрнең дә.