Дима – ачык, аралашучан егет, аңардан мәгълүматны каерып аласы түгел. Дөрес, армия турында сүз кузгаткач, әледән-әле: “Моны әйтә алмыйм – хәрби сер!” – дип куя. Әмма гади тормышы турында бер каршылыксыз сөйләп бирде.
Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Октябрьский нефть техникумына укырга керә. Өченче курстан соң Түбән Вартадагы нефть предприятиеләренең берсенә практика үтәргә юллана. Тәүге көннән үк эшенең асылына төшенергә тырыша, үтенечләрне кире какмый, йөкләткән эшне җиренә җиткереп башкара. Җитәкчеләр җаваплы егетне искә ала: практика өчен рәхмәт хаты тапшырып, колледждан соң үзләренә эшкә чакыра. Шулай итеп, армиягә киткәнче яшь геофизик берничә вахта эшләп өлгерә.
Армиядә Ярославльгә эләгә, тимер юл гаскәрләренең понтон-күпер батальонында хезмәт итә.
– Яңа елга ике атна кала яшь хәрби курсы үттек. Аннары безне плацка тезеп бастырдылар да, кем парад ротасына эләгергә тели дип сорадылар, – дип искә ала Куклев. – Алга бер адым ясаучылар арасыннан артык озыннарны, артык мускуллыларны, гәүдәсенең ачык өлешләрендә татуаж-сурәтләре булганнарны алмадылар.
Дима бу сайлауны үтәлгән.
– Парадны “тартма”лар тәшкил итә – төрле гаскәр хәрбиләренең сафлары бу. Безнең “тартма” 20шәр кешелек ун шеренгадан торды, – дип искә ала Дима. – Иртәләребез күнегүләр өчен биләмәне әзерләүдән башланды. Кар яуса, плацны көненә берничә тапкыр көрәдек, чөнки көрт ера-ера атлавы җиңелдән түгел. Җиңү көненә ике айлап вакыт калгач, безне Мәскәү өлкәсе Большие Вязёмы бистәсендәге хәрби бүлеккә озаттылар. Репетициягә исә Лабинск аэропорты биләмәсенә алып бардылар. Атнага бер тапкыр уртак күнегү үткәрелде. Ягъни, парадта катнашучыларның барысы да җыелды. Өч күнегү, шул исәптән икесе төнге, Кызыл мәйданда үтте. Тәэссоратлар искиткеч! Армиягә кадәр Мәскәүдә булганым юк иде, монда исә башкаланы күрдем, җитмәсә, төнлә: бөтен бирдә утлар балкый, иллюминация!
Парад киемен әзерләү – аерым тарих. Ике атна дәвамында даими кием таманлау, киеп карау, атна саен кием үтүкләү. Кәпәчләр дөрес утырсын өчен, без аларны кайнар су белән пешекли идек, суынгач, башка киеп куясың. Коеп куйган кебек утыра!
Кызыл мәйданга чыкканчы, өч сәгатьләп 1нче санлы әзерлектә тордык, шул вакытта корал җилкәне басты. Маршта исә арыганлык онытылды. Хәрби оркестр уеныннан, безнең техника һәм Русия Президенты чыгышыннан әсәрләндем – онытылмаслык вакыйга бу. Әнием Гөлнара Фәнил кызы һәм үги әтием Рузил Фәйрүз улы парадны телевизордан караган, мин атлаган “тартманы” да күргән. Тик мине генә танымаганнар.
Чарадан соң икенче көнгә маршта катнашучыларның һәркайсына Рәхмәт хатлары һәм “Җиңү көнендә хәрби парадта катнашкан өчен” медале тапшырдылар.
Парадтан соң Куклев гади армия тормышына кайткан – понтон күперләр төзүдә катнашкан, автомобиль ротасында хезмәт иткән, анда янгын сүндерү машинасына идарә итәргә өйрәнгән.
– Армиядә хезмәт итүемә бер мизгелгә дә үкенмим. Хәрби парадта катнашу мөһим урын биләгәндер, мөгаен, – ди Дима. – Хезмәттә шуны аңладым: гаилә – иң мөһиме. Теләсә кайсы максатка ирешеп булуын да. Моның өчен фәкать бер сыйфат – аңа омтылырга кирәк. Хәзер күңелемә хуш килгән эш эзлим. Максатка омтылучанлыгым аны табарга ярдәм итәр дип ышанам.