Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Ясно
Җәмгыять
3 Февраля 2020, 09:00

«И хатын-кыз, сүнәр иде тормыш, син булмасаң...»

Оста авыл кызы шигырь дә яза, курчак та иҗат итә

Түбән Троицкийда яшәүче Юлия Муллаянованы бер сүз белән «үзенчәлекле» дип тасвирларга була. Биш бала анасы бөтен әйләнә-тирә биләмәне чагу төсләр белән баетырга, кулайлаштырырга омтыла – авыл уртасындагы шәхси ике бүлмәле фатиры булсынмы ул, яисә үзенең һәм башкаларның балалары өчен төрле төсле уенчыклармы.
Аның белән аралашу – мавыктыргыч китап укыган кебек. Кайсы гына сәхифәсен ачсаң да, портретына яңа, көтелмәгән сыйфатлар өстәлә.
– Берничә ел инде фетрдан эшләнмәләр ясау белән мавыгам: сувенирлар, үстерелешле китаплар, планшетлар, – дип сөйли ул. – Мәсәлән, минем планшетлар сәхифәләрендә сәдәф, “молния” һәм ябышкак ярдәмендә тоташ гамәлдә катнашучылар беркетелгән: әкият каһарманнары, машиналар, кояш, агачлар... Сәйлән белән тутырылган уенчык-эзләгечләр дә бар, аннан вак сыннарны юллап табарга кирәк. Күптән түгел иҗат иткән әсәрем – курчак өчен пима. Аны ясау өчен йонны Туймазыда сатып алдым, пима басу кагыйдәләрен җиренә җиткереп үтәдем.
Моның ише эшләнмәләрне Түбән Троицкий остасыннан балаларының рухи үсешендә тоткарлык-тайпылышлар ачык-ланган әти-әниләр ясата. Аның уенчыклары вак моториканы үстерергә ярдәм итә, хәтерне, фикерләү сәләтен үстерә.
Чынбарлыктагыдан һич аерылмаган фетр торт, пицца, таяклы туңдырма турында нәрсә әйтерсез?
– Мондый эшләнмә-ләрнең кыйммәтлелеге әллә ни түгел, – дип елмая Муллаянова. – Алар күбрәк матурлык вазифасын үти – моның ише “ризык” бик сирәк кешене битараф калдыра.
Юлия сәнгатькә баштанаяк бер еллап элек, төпчеге үсә төшкәч, “чумган”.
– Бераз тын алгач, шуны аңла-дым: ашарга пешерү, өй җыешты-ру һәм бала караудан кала, тагын нәрсәдер эшлисем килде, – дип дәвам итте ул. – Күңелем күптәннән шуның ише эшләнмәләргә тартыла иде. Кайберәүләр аптырашта кала – бер эшләнмә өстендә берничә көн күз нурын түгеп утыру шулкадәр авыр ич. Чираттагы “планшет” яки үстерелешле уенчык өстендә эшләгәндә бөтен мәшәкать онытыла. Уңайлылык, тынычлык тойгысын мин бернәрсәгә дә алыштырмаячакмын. Дөрес, эшемне төгәлләп, карап чыкканнан соң, күңелгә “корт” төшә: эх, яхшырак та эшләргә булыр иде дип, үземне битәрли башлыйм.
Минем өчен исә иң катлаулысы – чираттагы эшкә керешү. Яңа эшләнмәгә тотынганда һәрвакыт шикләнәм – килеп чыгармы, юкмы? Аннары ихтыяр көчемне туплап, эш башлыйм.
– Интерьер курчаклары да ясарга тырышам әле мин, – дип киләсе тормыш сәхифәсен ача Муллаянова. – Ун яшемнән башлап, төрле кием кидерелә торган модалы кызлар иҗат итәм, алар белән йортны бизәргә була. Егерме еллап элек ясаган курчагым һаман да бар әле минем. Менә хәзер патша кызы өчен йорт “төзергә” исәп, анда курчак тормышы өчен бар нәрсә дә булырга тиеш. Әмма... Мондый эшләнмәләр минем өчен үткән чор инде. Соңгы вакытта күземне йомам да, хыялымдагы курчакны күз алдына китерәм. Минем иң зур теләгем – Питерга юл тоту, анда нәкъ шул интерьер курчак-ларын ясарга өйрәтәләр.
Әңгәмә барышында Юлия смартфондагы сурәтләрне барлый, үз эшлән-мәләрен күрсәтә. Көтмәгәндә искиткеч барельефка күз төшә: кояш, диңгез, су өстендә акчарлаклар бәргәләнә...
– Ә бу нәрсә? – дип кызыксынам.
– Фатирыбызда аш бүлмәсендә бер буш урын бар иде, аны ничек тә булса ямьләндерәсе килде. Гади обой ябыштырырга кулым бармады. Нәтиҗәдә аны штукатурладым-тигезләдем дә, шпатель ярдәмендә шушы барельефны ясадым. Кипкәч, яхшылап шомарттым. Начар түгел кебек...
Ирешелгәндә генә туктап калмаска карар итеп, Муллаянова кухня стенасына ясалма кирпеч ябыштыра. Моның өчен маляр ябышкагы һәм измә генә кирәк булды, ди ул. Хәзер аш бүлмәсен танырлык та түгел – чын сәнгать әсәренә әверелгән.
– Шигырьләр дә язам әле мин, – дип чираттагы тапкыр гаҗәпкә калдыра. – Туган авылым турында да бар. Укыйммы?
Җил тынды, хозур авыл киче.
Әйтерсең бәллүр касәдә
Чагыладыр кебек карурман,
Зәңгәр күк, үрләр вә ялан....
Миңа калса, бер дә начар түгел. Гомумән, Түбән Троицкий остасы башкарган башка эшләр кебек.
Читайте нас