Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Дождь
Җәмгыять
3 Февраля 2020, 07:55

Бу җиңел һөнәр түгел

“3нче төзелеш фирмасы” җәмгыяте буяучысы Газимә Хикмәтуллинага Русия Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды

Газимә Хикмәтуллина буяучы булып 46 ел эшли инде. Эшендәге уңышлары һәм фидакарь хезмәте өчен ул “Русиянең мактаулы төзүчесе”, “БРның атказанган төзүчесе” дәрәҗә-исемнәренә, “Башкортстан Республикасы оештырылуга 100 ел” медаленә лаек булган. Шушы көннәрдә бу бүләкләргә тагын берәү өстәлде – Уфада төбәк Башлыгы Радий Хәбиров тантаналы шартларда Русия Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.
Газимә Фирваз кызы төзелеш фирмасына Серафимовка төзелеш училищесын тәмамлагач килә һәм биредә ярты гасырга диярлек тоткарлана. Пенсия яшенә җитү дә ханымны һөнәреннән аермаган.
– Хезмәтебез җиңел түгел, әлбәттә, – ди Хикмәтуллина. – Эш өчен өс һәм аяк киемнәре буяуга батып беткән. Әмма без җәмгыятькә файда китерәбез – йортлар, дәваханәләр, балалар бакчалары төзибез. Шуңа күрә һөнәребез белән горурланабыз.
Яңа бизәкләү чималлары барлыкка килде, хәзерге буяуларның исе юк диярлек һәм тиз кибә. Төзелеш мәйданчыгына су шланг аша килә, без кат саен чиләк күтәреп йөрмибез, тигезләү өчен измәне дә туглагыч ярдәмендә бутыйбыз. Әмма буяучы кулында шул ук валик, пумала һәм шпатель. Алар белән эшләү көч, сабырлык һәм үткер күзле булуны таләп итә.
Газимә Фирваз кызы – предприятиенең иң өлкән буяучысы. Шуңа карамастан, ул биналарның тышкы ягын бизәү эшендә мәшгуль – аларны тигезли һәм буйый. Бер куркусыз биеклектә эшли. Баш әйләнүгә сылтанып, күпләр бу эштән баш тарта. 64 яшьлек буяучы исә беренче эш көнендәге кебек чатнап тора. Шәһәр кош очкан биеклектән күренә, ди ул. Тәҗрибәле буяучыны соңгы елларда йортларның тышкы ягы чагу, ачык төсләргә буялуы сөендерә.
Хикмәтуллина төзелеш фирмасы хезмәткәрләре өчен үрнәк. Шул исәптән, 15 ел җитәкчелек иткән бригадасының тугыз әгъзасы өчен дә. Яңа эш башлаучыларны бик теләп ала ул, аларны сабыр гына өйрәтә, осталык серләрен һәм һөнәргә мәхәббәтен уртаклаша.
Читайте нас