Туймазы хәбәрләре
+24 °С
Облачно
Җәмгыять
30 Января 2020, 08:10

Башкортстан студенты Кытайдагы хәл-вакыйгалар турында бәян итә

Өч ел элек Туймазы районы кызы Алинә Исмәгыйлева Ляонин университетының икътисад факультетына укырга керә

Ул Кытайның Шэньян шәһәрендә урнашкан – былтыр декабрьдә сәер коронавирус чыгынагына әверелгән Ухань шәһәреннән 1800 км ераклыкта.
Мин әле каникулда, - дип сөйләде Алинә “Туймазы хәбәрләре” вәкиленә. - Кытайдан вируска кагылышлы шау-шу купканчы ук кайтып киттем. Мин юлга җыенганда барысы да имин иде. Хәзер хәвефле. Мин телевизордан һәм интернеттан хәл-вакыйгаларны күздә тотам. Шэньянда ун кешене госпитальгә салганнар, дип хәбәр ителә.
Бик нык борчылам. Кыйтайда берничә курсташым калды. Кайберләре ил буенча сәяхәт итәргә, бәгъзеләре Кытай телен шомартырга теләгән иде. Әмма алар хәзер тулай торакта ятарга мәҗбүр, урамга исә фәкать битлек киеп чыгалар. Аларны көн саен тулай торак хакимияте хезмәткәрләре тикшерә, температурасын үлчи.
Ахирәтем Уханьда укый. Бу зур шәһәр, анда кимендә 11 миллион кеше яши. Шәһәрдән чыгарлык түгел, ди ул. Авиаюллар ябык, поездларда шәһәрара сәфәрләр туктатылган, автобуслар йөрми. Шәһәрдән үз транспортыңда чыгарга була. Әмма моның өчен сәгатьләр буе “бөке”дә торасы булачак.
Кибетләрдә мәхшәр, кешеләр азык-төлек, беренче кирәк-ярак товарлары сатып ала. Халык паникага бирелә, чөнки хастаханәләрдә урын җитми.
Мин февраль ахырында очарга җыенган идем Кытайга. Алдан 26 февральгә билетлар сатып алдым. Рейсым нәкъ Ухань шәһәре аша иде. Шушы көннәрдә аэропорт февраль ахырына кадәр ябык дигән хәбәр килде. Билетларны тапшырырга тәкъдим иттеләр. Өч көн элек исә кураторыбыз туган илләренә кайтып китүчеләргә әлегә килмәскә кушып язды. Укулар 2 мартта түгел, соңрак башланыр, күрәсең.

***

Кичә, 29 гыйнварда, илебез Президенты Владимир Путин хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә үткәрде, анда Русиядә коронавирус таралу ихтималына юл куймау мәсьәләләре тикшерелде.
Өч көн элек бу авыруга каршы көрәш штабы булдырылды. Аның карары буенча, Кытайга җәяүле һәм автомобиль юллары ябылган. Иртәгәдән Кытайга поездлар хәрәкәте туктатыла. Карантин вакытлыча кертелә.
Әйткәндәй, вируслы инфекциянең яңа төре былтыр ел ахырында Кытайда теркәлгән. Аның тиз арада таралуы 1-2 метрдан һава-тамчы юлы белән күчүенә бәйле. Күзләргә пычрак кул белән кагылудан да авырырга мөмкин.
Читайте нас