Джиу-джитсу буенча 35 яшьлек дөнья, АКШ һәм Бразилия чемпионы, кара билбау иясе Карлос Фариас безгә “Самурай” көрәш сәнгате академиясенә нигез салучы, өлкән тренер Андрей Черных чакыруы буенча килгән. Чит ил кунагы Туймазыда бер айлап кына яши әле, әмма бик тиз ияләшкән. Аңа безнең тыныч шәһәр һәм кешеләр ошаган. Аның сүзләренә караганда, алар ачык, мөлаем, бразилиялеләргә тартым.
15 яшенә кадәр Карлос, башка бразилиялеләр кебек, футболга мөкиббән була – ике миллионлап кеше яшәгән туган шәһәре Манауста җыелма командада уйный. Көрәшнең шушы төре белән абыйсы Энрике Мачадога ияреп шөгыльләнә башлый.
Карлос Фариас һөнәр осталыгы турнирларында чәмле чыгыш ясый, шулар арасында тренерлык эше белән шөгыльләнә, осталык дәресләре үткәрә, ярты Бразилия һәм Американы урап чыккан.
Карлосның Русия белән танышуы Чиләбедән башланган, ул анда халыкара һөнәр осталыгы турнирына килгән һәм шунда төпләнеп калган.
– “Самурай”га нигез салынган көннән бирле танылган спортчылар катнашлыгында осталык дәресләре үткәрәбез, – ди Андрей Черных. – Мәсәлән, былтыр бездә Бразилиядән Серджио Соуза эшләде. Туймазылылар өчен яңа тренер табарга һәм аны бирегә чакырып китерергә нәкъ Серджио ярдәм итте дә инде безгә. Югыйсә, дөресен әйткәндә, шундый дәрәҗәдәге йолдызның Туймазыга киләчәгенә күпләр ышанмады. Бразилияле белән уртак тел табалмаячаксыз, Нью-Йорк, Бостон, Сан-Пауло, Рио-де Жанейродан соң сез тәкъдим иткән акчага ризалашмаячак, Карлоска Туймазыда күңелсез булачак, диделәр. Хәтта килгән очракта да озак тормаячак, имеш. Ялгыштылар. Киресенчә, Карлос өч айлык контрактын бер елга озайтырга уйлап тора, тора-бара исә биредә бөтенләйгә калырга исәбе.
Мин интернет аша аның һөнәри эшчәнлеген күптән күздә тотам, һәм аның, тел белгечләре әйтүенчә, Бразилия джиу-джитсуы “чыганагы” булуын беләм. Туймазыда дәресләрне гыйнвар башыннан бирле алып бара. Төрле яшьтәге төркемнәр белән уңышлы эшли, яшенә һәм әзерлек дәрәҗәсенә карап, спортчыга күнегү техникасы сайлый. Йомшак, ачык, әмма шул ук вакытта таләпчән, оешкан тренер өлкән яшьтәге тәрбияләнүчеләре белән дә, бәләкәчләр белән дә уртак тел таба. Мин дә аның белән шөгыльләнәм. Мондый көндәш турында хыялланганым да булмады. Әлегә ул өстен чыга, – дип елмая Андрей. – Карлос җаваплы, тәртипле тренер булуы өстенә, бик нечкә күңелле кеше. Балалар да, тренерларыбыз да үз итте аны.
– “Самурай”ның бер зур тату гаилә булуы ошый аңа. АКШ-та бөтенләй башкача ди, – дип дәвам итә Черных. – Анда бар нәрсә акчага һәм нәтиҗәгә йөз тота, күмәклек тойгысы юк. Һәркем үзе өчен тырыша.
Без аңа шәһәр буйлап экскурсия оештырдык, милли ризыкларыбыз белән сыйладык. Әмма Карлос күп нәрсәдән баш тарта, яратып ашаган камыр ризыкларыннан да. Суши һәм кош ите генә ашый, әле ул Мәскәүдә узачак турнирга әзерләнә. Анда җиңәлсә, Абу-Дабига барачак. Әйткәндәй, Мәскәүдә ул Туймазы исеменнән чыгыш ясаячак.