Республикада “Яшьләр мохитендә сәламәт тормыш рәвешен данлаган, наркомания, эчкечелек һәм ВИЧ-инфекциягә каршы көрәш-кисәтү эше алып барган ел ирек-ле ярдәмчесе” бәйгесе үткән. Анда медицина колледжының “Акушер эше” белгечлегенең икенче курс студенты, “Медиклар-ирекле ярдәмчеләр” хәрәкәте җитәкчесе Лилия Гатауллина катнашкан. Ул республика бәйгесенең “Сәламәт тормыш рәвешен данлаган алдынгы ирекле ярдәмчесе” бүлегендә беренче урынга лаек булган.
Кызның гаиләсендә табиблар юк, туганнарының күбесе – укытучы. Лилия һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә тели, шуңа күрә балачактан медицина турында хыяллана. Һөнәр юнәлеше буенча башкарган психология тестлары да аның дөрес юнәлеш сайлавына ишарә итә.
Колледжга укырга кергәч, ирекле ярдәмчеләр турында ишетеп кала ул. Анкета тутыра һәм чәмле ирек-ле ярдәмчеләрнең берсенә әверелә. Хәзер Лилия мәгърифәт-агарту эшләре һәм сәламәт тормыш рәвешен данлаган чараларның даими катнашучысы. Иптәшләре белән Серафимовка балалар интернат-йортына еш бара. Анда ирекле ярдәмчеләр тәрбияләнүчеләр белән аралаша, аларга киенергә ярдәм итә, саф һавада йөри, вак моториканы үстерүче күнегүләр эшләтә, төрле үстерелешле уеннар уйната. Аларга китап-лар укый. Балалар аларны игътибар белән тыңлый һәм тормышлары азга гына булса да ямьләнә.
– Ирекле ярдәмчелек эше буенча мәктәпкә килгәч, беренче мәлдә дулкынлана идем. Хәзер үсмерләрнең безнең сөйләгәннәрне кызыксынып тыңлавын, битараф калмавын күрәбез. Балаларның чаралардан соң яныбызга килеп, колледж, ирекле ярдәмчеләр хәрәкәте турында сорашуы сөендерә.
Колледжны тәмамлагач, Лилия укуын югары уку йортында дәвам итеп, табиб булырга хыяллана.