Богдана Кувшинова турында моңа кадәр дә язганыбыз булды. Богдана – укытучы, язучы һәм бик кызыклы әңгәмәдәш. Аның белән төрле темаларны кузгатырга, хәтта хыял диңгезенә чумарга була. 22 яшендә ул Франциянең Марсель шәһәрендә рус теле укыта. Күптән түгел Ирландиянең Дублин шәһәре Тринити-колледжында магистр дипломын яклаган.
«Юность»та тәүге басмасы
“Лисовинкины сказы” дип аталган беренче китабын ул өч ел элек Уфа педагогия университетында укыганда яза. Үсмерләргә йөз тоткан “терапия әкиятләре” дигән проекты өчен Богдана грант ота һәм китабын нәшер итә. Киләсе бәйгедә җиңеп, ул бер елга Франциягә китә. Анда Русия эмигрантлары тормышы турында повесть яза.
Бер елдан соң чираттагы бәйгедә җиңеп, Ирландиядәге Тринити-колледжга укырга китә. Анда бер ел яшәгән кыз “Бер йорт тормышыннан ун көн” дигән повесть яза. Әсәрдән өзекләрне Богдана Кырымда даими үткән танылган халыкара әдәби Волошин бәйгесенә җибәрә.
– Катнашучылар даирәсенә исең китәрлек. Русиянең иҗат әһелләреннән кала, анда БДБ илләре, Мексика, Германия, Испаниядән әдипләр бар иде. Яшь буенча чикләүләр юк монда, шуңа күрә читтән торып катнашу өлешенә үз эшләрен 80 яшьтән өлкәннәр дә җибәрде, – дип сөйли Богдана. – Оештыручылардан “Проза” бүлегендә лауреат булуымны хәбәр иткән хат алгач, шатлыктан кычкырып җибәрдем. Янәшәмдә торган әнием сөенеченнән елады хәтта – бу җиңүнең никадәр мөһим булуын, язучылык эшенә җитди карашымны бары тик ул гына белә. Бүләкләү тантанасына Коктебельгә чакырдылар, анда кайчандыр шагыйрь Максимилиан Волошин яшәгән.
Фестиваль чараларга бай булды: берничә көн дәвамында биредә осталык дәресләре, очрашулар, экскурсияләр, китап туйлары, ижади кичәләр, концертлар, экспертлар һәм тәнкыйтьчеләр чыгышлары үтте. Мәскәүдән прозачы, сценарийлар язучы, халыкара премияләр лауреаты Светлана Василенко белән эшләү аеруча истә калды. Ул катнашучыларның текстларын укыды һәм төзәтмәләр кертте, киңәшләрен бирде.
Фестиваль ябылган көнне Богдана үзен “Таврида” яшь мәдәният һәм сәнгать эшчәннәренең көзге җыенына чакыруларын белгән. Һәм кыз кабат семинарлар, лекция, осталык дәресләренә чумган. Катнашучыларның үз мәгълүматы белән эшләргә, шулай ук осталар һәм укытучылар белән аралашырга байтак вакыты булган.
– Ике җыен нәтиҗәләре буенча минем бер хикәямне “Юность” журналында, икенчесен “Таврида” җыентыгында бастырдылар, – дип шатлана Богдана. – Киләчәктә сәяхәтчеләр китабын чыгарырга ниятлим. Анда өйдән еракта тупланган тәҗрибәмне, чит илләргә җыенучылар өчен киңәшләремне язарга җыенам.
Франция күтәреп йөртте,
Ирландия үзаллылыкка өйрәтте
Ирландиядә диплом проекты сыйфатында Башкортстан Республикасында инклюзив белем бирү темасын сайлый ул. Богдананың күзәтүләре буенча, чит илдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тугач та җәмгыятьтә яшәргә өйрәтәләр: алар транспортта үзаллы йөри, кибеткә, көнкүреш хезмәте оешмаларына бара. Аларны мөмкин кадәр күбрәк үз-үзләрен хезмәтләндерүгә өйрәтергә тырышалар, чөнки әти-әниләр мәңгелек түгел. Русиядә бу мәсьәләгә берничә ел элек кенә игътибар итә башладылар. Алар өчен программалар төзелә, мәктәпләр үзенчәлекле балалар өчен кулайлаштырыла. Боларның барысын да Богдана үз эшендә тасвирлый. Туган республикасыннан меңнәрчә километр ераклыкта булуга карамастан, ул инклюзив белем биргән мәктәпләр белән туры элемтәгә чыга, Салават инклюзив колледжы укытучылары һәм тәрбияләнүчеләре белән аралаша.
Уку барышында кыз эшләргә дә өлгерә – инклюзив имтиханнар җитәкчесе була, аларны сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен оештыра.
– Соңгы ике ел эчендә рухи яктан бер-берсеннән бик нык аерылган ике илдә яшәдем, – дип исенә төшерә туймазылы. – Франция – купшы, тәмле, матур, әмма хәвефсез түгел. Ул мине кулында күтәреп йөртте, әмма күп нәрсәгә өйрәтмәде. Ирландия – камчысын да, прәнеген дә кызганмаган бер түти сыман. Ул вакыт-вакыт сине дер селкетеп ала, башка вакытта, бәлки, кулыңнан да килмәслек мәсьәләләрне хәл итәргә өйрәтә. Үзенчәлекле, могҗизалы ил бу. Анда романнар язасы килә иде.
Ирландиядә укуын тәмамлагач, Богдана Туймазыга кайткан. 2020 елның мартында аңа чит илдә эшләү хокукы биргән халыкара магистр дипломы тапшыра-чаклар. Димәк, аңа хезмәт өчен зур мөмкинлекләр ачылачак. Әлегә ул туганнары белән аралашудан ямь-тәм таба һәм үзенең маҗараларын яза.