Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Ясно
Җәмгыять
23 Января 2020, 10:00

Әллә чын кыш киләме?

Атна ахырына Башкортстанда аязытканда 17 градускача суытачак, дип кисәтә “Башгидрометүзәк”

Добавить в предпочтительные источники Google

Республика синоптиклары мәгълүматлары буенча, бүген көн болытлы. Бераз җепшек кар төшәчәк. Урыны белән юлларда бозлавык. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, тизлеге 7-12 метр. Көндез 2-7 градус салкын.

24 гыйнварда бераз кар явачак, юлларда бозлавык, җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, талгын.

Салкынлык төнлә 6-11, аязытканда 12-17 градус. Көндез 5-10 градус салкын.

25 гыйнварда төбәктә урыны белән кар яву, аерым районнарда бозлавык көтелә. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, талгын. Алдагы көндәге кебек, төнлә 6-11, аязытканда 17 градускача салкын. Көндез шулай ук 5-10 градус суык.

Читайте нас