Шушы дәвердә яшь кандралылар һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләр телевидение һөнәрләре нигезләре белән генә танышып калмады, үзләрен репортёр, сценарий язучы, телевидение алып баручысы ролендә дә сынады.
Кандраның “Телекомпания Дизайн-Телесеть” төбәк телевидениесендә оештырылган мәктәптә һөнәр үсеше өчен барлык шартлар тудырылган: заманча уку сыйныфы, сыйфатлы техника җиһазы, гаҗәеп тапшырулар төшерү студиясе бар.
Тапшырулар темасы төрле. Яшь журналистларны авылда спортны үстерү, мәгариф, төбәкнең җәмәгать мәсьәләләре һ.б. кызыксындыра. Мәсәлән, күптән түгел балалар телевидение мәктәбе укучылары яңа “Победа” физкультура-савыктыру комплексында булды, комплекс җитәкчеләре, тренерлар һәм яшь спортчылар белән аралашты. Элегрәк Кандра янгын сүндерү бүлеге турында сюжет төшерелде.
Үсмерләр матбугат конференцияләрендә даими катнаша. Иң беренчесендә Кандра авыл советы башлыгы Рил Рәфыйков белән очрашты. Әңгәмә барышында үсмерләр түрәгә бөтенләй балаларга хас булмаган сораулар бирде. Шул исәптән – туган авылларын төзекләндерү турында.
Бөтенрусия “Русия матбугаты” командасы һәм танылган хоккейчылар белән “Туймазы-Арена” боз сараенда үткән турнир вакытында узган матбугат конференциясе дә истә калды. Мәктәптә тәрбияләнүчеләр «Матч ТВ» телеканалының спорт комментаторы Дмитрий Фёдоровтан аңа спортның кайсы төре – футболмы яисә хоккеймы якынрак булуын сорады.
– Анык кына әйтү авыр. Әти белән әнине сайлаган кебек бу. Русия хоккеенда бүләкләр күбрәк, һәм без бронзага гына шат түгел – алтын кирәк, футболда исә өченче урын булса да ярый, телевидение рейтингларында нәкъ футбол беренче урында. Минем өчен туп шайба кебек үк кызыклы, – дигән җавап алды.
Былтыр яшь журналистлар талантлы җыр-чылар – якташларыбыз Радик Юльякшин һәм Ришат Төхфәтуллиннан интервью алды. Шулай ук “Ты будешь мой” комедиясе премьерасын тәкъдим иткән танылган актёрлар Денис Матросов белән Екатерина Волковадан.
Кандра балалар телевидениесе мәктәбе “Башкортостан” телерадиотапшырулар компаниясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Республикабыз башкаласы телеүзәгенә, шул исәптән “Тамыр” балалар-үсмерләр телеканалына экскурсия укучылар өчен онытылмаслык вакыйгага әверелде. Алар яңалыклар, техника хезмәтләндерү һәм реклама бүлегендә, видеомонтаж студиясендә булды, телевидение алып баручысының эш урынын карады, иң мөһиме, танылган республика телепрограмма-ларының туры эфирлары узган залда булды.
Күптән түгел телемәктәп укучыларының «БСТ» каналы журналисты Эмиль Басарыев белән матбугат конференциясе узды. Эш графигы тыгыз булуга карамастан, Басарыев балаларның сорауларына җавап биреп кенә калмады, “Кадрда эшләү” темасына осталык дәресе үткәрде.
Журналист сүзләренә караганда, бу һөнәр вәкиле дөрес аралаша, кешеләр белән эшли, алар күңеленә ачкыч таба белергә, психолог булырга тиеш. “Русия журналистикасын киләчәктә нәрсә көтә?” – дигән сорауга ул:
– Киләчәктә телевидениедән тыш башка бернәрсә дә калмаячак дип раслаган “Мәскәү күз яшьләренә ышанмый” фильмы каһарманына охшарга теләмәс идем. Интернет белән телевидение – көндәшләр түгел, хезмәттәшләр. Заманча ТВ карагыз һәм сез Youtubeтан килгән бик күп фикерләрне күрерсез. Шул ук вакытта блогер журналистиканың төп законнарыннан башка эшли алмый, югыйсә, бу һөнәри контент булмаячак, – дип җавап бирде.
Басарыев белән очрашу мәктәп тәрбиялә-нүчеләрендә яхшы тәэссорат калдырды һәм киләчәктә тележурналист һө-нәрен сайлаячак балалар санын арттырды.