Рәзиф Хафизов 10 еллап инде Германиядә яши. 2019 ел башында “Яугир юлы” мәкаләсендә без аның берничә ел дәвамында әбисенең бертуган абыйсы – Шәех Салих Салихов (аның исеме документларда Салех дип үзгәртелгән) турында бөртекләп мәгълүмат туплавы турында язган идек. Ул вакытта әле солдатның 1945 елның апрелендә Берлин янында һәлак булуы гына билгеле була.
Күптән түгел Хафизов янә Русиягә килде. Эш арасында редакциябезгә дә кереп чыкты һәм эзләнү эше нәтиҗәләре турында бәян итте. Ачыклануынча, узган елда Рәзиф Фәнил улы тормыш иптәше Ольга һәм Туймазыдагы туганы Фәрит Фәхрай улы белән зур эзтабарлык эшчәнлеге башкарган. Кайда гына мөрәҗәгать итмәгән алар – Кызыл Хачта, Мюнхенда Русия илчелегендә булганнар. Күп нәрсәгә ирешкәннәр. Мәсәлән, Бранденбург төбәге хакимиятенә мөрәҗәгать иткәннән соң Салиховның якты истәлеге Лебус шәһәренең (Германия) Русия (совет) яугирләре зиратында мәңгеләштерелгән. Тынгысыз гаиләнең чираттагы җиңүе бу.
– Әмма иң мөһиме – без байтак мәгълүмат таптык, һәм акрынлап вакыйгага ачыклык керә башлады, – ди Рәзиф Фәнил улы. – Мәсәлән, мөһим документ – дәү әбием Миңнекамал исеменә килгән хәбәр табылды. Анда аның улы Салехның 1945 елның 17 апрелендә һәлак булуы һәм Бранденбург провинциясе Вюсте Кенерсдорф авылы зиратында җирләнүе турында әйтелә. Тик бүген бу каберлектә туганым юк – дистә еллардан соң немец җирендә башын салган башка совет яугирләре белән беррәттән уртак мемориалга күчереп җирләнгән ул.
Моннан тыш, без 1945 елның 16-19 апрелендә яуда башын салган 370нче атучылар дивизиясенең 1234нче атучылар полкы солдатлары һәм офицерларының исемлеген таба алдык. Бу исемлектә туганым, өлкән сержант, атучылар взводы командиры ярдәмчесе Салех Салихов беренче тора. Быел эзләнү эшенә якташыбыз, элекке журналист, «Германия татарлары» сәхифәсе өчен җаваплы Ринат Насыйбуллин да кушылды. Табылган документлар буенча ул шушы буталчык хәлдән чыгарга ярдәм итә.
Русия Оборона министрлыгы сәхифәсендә Рәзиф Фәнил улы апрельнең шушы дәһшәтле көннәрендә Одер елгасының көнбатыш ярында алышлар барганда, аннары Берлинга һөҗүм башланганда дивизиянең урнашкан урынын ачыклаган. Фашистлар көчле ут ачып каршы торган, совет гаскәрләре һөҗүмен кире кагарга тырышкан. Бер тәүлектә безнең нокталарга кимендә 300 снаряд һәм мина җибәрелгән. Шуңа карамастан, атучылар дивизиясе һөҗүмгә күчкән һәм ике көндә 600ләп фашистны тар-мар итә яисә яралый алган, 189ы әсирлеккә алынган. Әмма совет гаскәрләре дә зур югалтуларга дучар булган: 53 кеше башын салган, алар исәбендә Салех Салихов та бар.
– Икетуган бабам өйләнергә өлгермәгән, аны 1939 елның июлендә 21 яшендә сугышка алганнар, – дип авыр сулый Хафизов. – Сугышны ахыргача үткән ул һәм көтеп алынган җиңүгә берничә көн кала һәлак булган. Дошман пулясы гомерен кискәндә аңа нибары 27 яшь була.
Рәзиф Фәнил улының иманы камил – кеше үз тамырлары турында белергә һәм үзләренә миллионлаган совет солдаты гомере бәрабәренә бирелгән тынычлыкны кадерләргә тиеш. Майда ул Лебус шәһәрендәге мемориалга барып, бабасы портреты белән “Үлемсез полк” колоннасында үтәргә ниятли.