Туймазы хәбәрләре
+11 °С
Облачно
Җәмгыять
20 Января 2020, 06:55

Кар көртләрен ера-ера, Кар бабай килде безгә

Районда тәрбиячеләр арасында һөнәр осталыгы бәйгесе үтә

Яңа ел каникулы артта калды, урамда да нәрсә булганын аңларлык түгел. Әмма мавыккан һәм битараф булмаган кешеләрне тормышның бу ваклыклары гына туктата алмый. 21нче балалар бакчасында да кичә мәктәпкәчә белем бирү педагоглары чын әкият оештырды. Әкиятнең дә ниндиен генә әле!
Мәсәлән, Серафимовка 3нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Галиуллина төбәктәге бала-чаганы... урманга җибәрде. Сәяхәт виртуаль булса да, малайлар һәм кызлар аңа баштанаяк чумды. Күпләре тиеннең азыкны иске агач куышында туплавын, кыш көне туннарын алыштыруын беренче тапкыр белде. Һәм пошиларның муеннан карга чумуын, мөгезләрен алыштыруын, су эчмәвен һәм хатта кар ашамавын.
Аның 14нче мәктәпкәчә белем бирү оешмасыннан хезмәттәше Зәлия Гарәфиева балалар бакчасына Кар бабайны чакырган хәтта. Аның туган көне 18 гыйнварда билгеләнә. Башта ул балалар белән телеэкран аша аралашты. Аннары аларга кунакка килергә теләк белдерде. Кар бабайның хыялын тормышка ашыру өчен балалар төрле биремнәр үтәде. Тик бөтен каршылыкларны үтеп, төркем бүлмәсе тупсасында Кар бабай пәйда булгач, бәйгедә катнашучылар да гаҗәпләнүен яшерә алмады.
Туймазыда менә шулай кызыклы һәм үзенчәлекле үтә Бөтенрусия “Ел тәрбиячесе” бәйгесенең муниципалитет өлеше. Ул гыйнвар ахырына кадәр дәвам итәчәк. 31 педагог (һәр балалар бакчасыннан берәү) алдынгы исеме өчен көрәшә. 10 гыйнвардан тугыз балалар бакчасында алар ачык дәресләр үткәрәчәк. Дәресләр барысы да кыш темасына багышлана. Аннары – тулысынча ирекле иҗат. Ул заманча махсус техника – интерактив такта, компьютер, телевизорлар белән беркетеләчәк.
Бәйге катлаулы булмакчы: киләсе атнада бәйгенең шәһәр өлешендә ике дистәләп катнашучы төшеп калачак. Дәресләре уңышлы дип табылган ун бәйгече башка өлешкә күчәчәк, осталык дәресләре бирәчәк, “түгәрәк өстәл” үткәрәчәк. Җиңүче 30 гыйнварда билгеләнәчәк. Ул бәйгенең республика өлешендә районыбыз данын яклаячак.

Читайте нас