Серафимовка балалар китапханәсендә фейс-арт буенча (йөзгә буяу белән рәсем төшерү сәнгате шулай атала) “Җәнлекләр һәм уенчыклар” дигән осталык дәресе үтте. Әмма бу очракта буяу өчен йөз түгел, кәгазь битлек кулланылды.
Балалар буяу һәм пумала алып, китапханәчеләр күзәтүе астында эшкә тотынды. Һәрберсе әзер үрнәк сайлады – Кыш бабай, Куян, Шрек – һәм аңа грим салды.
Буяу кипкәч, балалар битлекләрен киде һәм бер-берсенең эшен бәяләде.