Туймазы хәбәрләре
+33 °С
Ясно
Җәмгыять
16 Января 2020, 08:10

«Бу әниләр бездән баш тартмады»

Серафимовка балалар интернат-йортында Башкортстанның 21 психоневрология интернатын тәмамлаучы 150 кеше очрашты

Серафимовка балалар интернат-йорты – рес-публикада көнкүреш, медицина һәм җәмәгать-хезмәт ярдәменә мохтаҗ кимендә 25 яшьлек инвалид-балаларга даими яшәү өчен тәгаенләнгән бердәнбер дәүләт медицина-җәмәгать оешмасы. Бүген биредә 297 тәрбияләнүче яши, аларны 356 тәрбияче хезмәтләндерә.
Яңа елга кадәр биредә интернат тәмамлаучыларның очрашуын оештырдылар. Балалар йортында тәрбияләнгән байтак егет-кызлар өлкәннәр психоневрология интернатларына күчкән һәм кимендә 25 ел күрешмәгән! Бирегә үзләре генә килә алмый алар. Әмма һәркайсы “әниләре” белән очрашырга, үзләре өчен туган йортка әверелгән интернатны күрергә, элекке дуслары белән аралашырга һәм яңалары белән танышырга тели. Бәхеткә, аларга ярдәм кулы сузганнар һәм озата баручы бүлгәннәр.
Иртә таңнан ук интернат-йорт хезмәткәрләре бәйрәмчә бизәлгән фойеда бирегә килүчеләрне каршы алды. Тәрбияләнүчеләрнең йөзеннән елмаю китмәде. Алар таныш урыннар буйлап йөрде, хатирәләрен һәм тәэссоратларын уртаклашты. Интернатның бүгенге тәрбияләнүчеләре һәм хезмәткәрләре иҗат эшләре күргәзмәсен, стена гәзитләре, коллажлар әзерләде.
Кунакларны котларга Ишембай, Күмертау, Салават, Учалы, Стәрлетамак һәм Башкортстанның башка районнарындагы психоневрология интернатлары җитәкчеләре килде. БР Хезмәт, гаилә һәм халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү министрлыгы исеменнән кунакларны оешма хезмәткәре Зәлия Баһаутдинова котлады.
– Ничә яшьтә булуга карамастан, һәр кешене ата-ана йорты үзенә тарта. Сез дә, кадерле тәрбияләнүчеләр, бүген газиз йортыгызда. Биредә сезгә туганнарыгызны алыштырган кешеләр эшли, биредә сез дуслар таптыгыз, тормышыгызның шатлык-лы һәм моңсу мизгелләрен кичердегез. Күбегез хәзер мөстәкыйль тормыш белән яши, үз гаиләләрегез бар, әмма шуны истә тотыгыз, интернатта сезне онытмыйлар һәм сезгә һәрвакыт ишек ачык, – диде ул.
Салават неврология интернатында яшәгән Андрей Пудовкинга 31 яшь. Уфада туган, Серафимовка балалар йортына 5 яшьтә эләккән.
– Әнием миннән баш тарткан, – дип сөйли ул. – Мин аны үз гомеремдә бер генә тапкыр күрдем. Ул бирегә үги сеңлем белән килде, миңа кәнфитләр китерде.
Балалар йортындагы тормышым турында байтак хатирәләр калды. Биредә безне укырга, язарга өйрәттеләр, әмма мин хәрефләр генә өйрәндем, аларны бергә кушып укый алмадым. Ашханәдә пешекчеләргә ярдәм иттем. Алар шулкадәр игелекле иде. Интернат хезмәткәрләре арасында балта остасы Ренат абый исемдә калды, ул мине кисәргә, юнырга, станокта эшләргә өйрәтте. Бервакытта да ачуланмый иде. Монда мин йон оек бәйләргә өйрәндем. Бирегә килүемә бик шатмын, элекке танышларымны очраттым.
44 яшьлек Светлана Дементьева Стәрлетамак психоневрология интернатында яши. Уфада туган. Әти-әнисе кыздан бала тудыру йортында ук баш тарткан, аны тәрбиягә алганнар. Бу әнисе интернатта санитар булып эшләгән, әмма сәламәтлеге какшау сәбәпле Светаны Серафимовка интернатына биргән.
– Биредә биш яшьтән яшәдем. Балалар йортында Клавдия Петровна, Валентина Осиповна, Галия Әхәт кызы, нәнәбез Нюра кебек игелекле апалар эшләде. Алар мине тегәргә, бәйләргә, миләштән муенса һәм бизәнгечләр эшләргә өйрәтте. Миңа 18 яшь тулгач, Стәрлетамак неврология интернатына күчерделәр. Анда мин нәнәйләргә ярдәм итәм, кайчак күршедәге кибеттә җыештыручы булып эшлим. Ишембай интернатында яшәүче дустым бар. Без язышабыз, елына бер тапкыр очрашабыз. Былтыр ул безгә концертка килде һәм сәхнәдән мине яратуын әйтте, – ди балаларча самимилек белән Света.
Логопед Татьяна Шәһиәхмәтова биредә 1994 елдан эшли.
– Гаилә династиясе бездә, гомуми стажыбыз – кимендә 100 ел, – ди ул. – Интернатта әтием, әнием, абыем эшләде, хәзер мин һәм туганым Светлана хезмәт салабыз.
Гадәти кешеләргә гади тоелган күп нәрсә биредәге балаларга бик катлаулы. Тәрбияләнүчеләребезнең күбесенең үсеше биш яшьлек бала дәрәҗәсендә. Аларны төрле ысуллар ярдәмендә аралашырга өйрәтәм. Шул исәптән ым-ишарә һәм пиктограмма кулланып.
Эшем катлаулы, әлбәттә, әмма мин тәрбияләнүчеләремне яратам һәм балалар йортының бар хезмәткәрләре дә үз эшенә мөкиббән дип исәплим. Бүгенге кебек очрашуларны исә ешрак оештырырга кирәк. Очрашулар бу кешеләргә үзләрен кирәкле һәм бәхетле итеп тою мөмкинлеге бирә. Алар тормышта моңардан мәхрүм.
Читайте нас