Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Дождь
Җәмгыять
14 Января 2020, 09:55

Көн саен игелек кыл

Туймазы укучылары “Кыш бабайга хат” чарасында бүләкләнгән

«Шәһәрнең җәмәгать фонды» хәйрия фонды (www.fondufa) менә унҗиде ел инде “Кыш бабайга хат” проектын оештыра. Ул проектта Уфа шәһәреннән һәм барлык республикадан 3-15 яшьлек меңләгән бала катнаша. Балалар Кыш бабайга хат яза, ел дәвамында гаиләсе, җәмгыять өчен нинди игелекле эшләр кылуын бәян итә. Һәр яшь төркеме өчен биремнәр каралган. Балалар бакчасында, мәктәпнең кече сыйныфларында укыган балалар әти-әниләре, әби-бабаларына ярдәм итсә, уртанчы сыйныф укучыларына ирекле ярдәмчеләр сыйфатында күмәкләп игелек кылу, төрле хәйрия чаралары, өмәләр үткәрү зарур.

Хәйрия бәйгесендә Туймазы шәһәре һәм районының байтак укучысы катнашты. Бәйгенең сайлап алу өлешен үткән балалар 6 гыйварда Уфа шәһәренә бәйрәм чарасына чакыру алды.

Туймазы 1нче интернат-мәктәбендә белем алган Сабир һәм Таһир Бәдретдиновларның да горурланырлык сәбәпләре бар. Бу проектта алар бишенче ел катнаша һәм өченче ел рәттән җиңүче исемен яулый. Сабир һәм Таһирның “Игелекле эшләр көндәлеге” елдан-ел тулылана. Быел 50 биттән артып киткән ул.

Гүзәл ӘХМӘТҖАНОВА.

Читайте нас