

Ул - 2018 елгы Олимпия уеннары чемпионы, 2019 елда дөнья чемпионы булды. Өстәвенә, искиткеч чибәр дә.
Күптән түгел ул чыгышларын туктатып торырга җыенуы турында хәбәр итте. Әмма әлегә бу соңгы карар түгел.
Ничек кенә булмасын, бозда нәфис шуучы сыйфатында чыгышларын туктатмый ул. Дөнья буенча үтәчәк байтак чараларда катнашачак. Мәсәлән, февральдә спортчы Швейцариядә чыгыш ясаячак.
Алинә Русия тамашачысын да чыгышлары белән сөендерүен дәвам итәчәк. Шушы көннәрдә ул Татьяна Навканың боз тамашасында уйный. Чыгышларыннан бушаган арада Алинә әнисе белән Кызыл мәйданда йөрегән. Instsgramда урнаштырылган фотодагы ике чибәрне күреп, халык таң калган. Спортчының әнисе – Ләйсән Илдус кызы да чибәрлек җәһәтеннән кызыннан калышмый. Фотодагы туташларны әнисе белән кызы дип әйтергә дә базнат итмәссең. Белмәгән кеше аларны һичшиксез ахирәтләр яки апалы-сеңлеле дип уйлаячак. Афәрин! Бу хакта "Рамблер" бәян итә.