Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Дождь
Җәмгыять
13 Января 2020, 07:55

«Бер, ике, өч, бездә күмәк көч!»

Туймазыда республика спорт фестиваленең муниципалитет өлеше үтте

“Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе ярдәме белән оештырылган “Яңа ел гаилә уеннары-2020” чарасында республикадан кимендә 60 мең гаилә катнашкан. Спорт белән шөгыльләнүгә халыкны күбрәк җәлеп итү максатында оештырылган ул. Бу – гаилә фестивале, анда башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнаша.
Туймазыда Яңа ел стартына 45 команда чыкты. Шулар арасыннан иң тату һәм көчле ун гаилә сайлап алынды. Үткән пәнҗешәмбедә шәһәрнең 1нче гимназиясендә хәлиткеч көрәшкә җыелдылар.
Нинди генә сынауларга дучар булмады алар! Ярышның тәүге минутларында ук Туймазы 4нче мәктәбеннән Гәрәевлар гаиләсе алга чыкты һәм ахыргача сынатмады. Нәкъ алар 18 гыйнварда фестивальнең Уфада үтәчәк республика өлешендә Туймазы данын яклаячак.
Икенче урынны Фадеевлар (Туймазы 8нче мәктәбе), өченче урынны Хәйретдиновлар (Туймазы 2нче мәктәбе) яулады. “Иң кыюлар” исеменә Хановлар (Иске Туймазы мәктәбе), “Иң чәмлеләр” исеменә Шәрәфетдиновлар (Туймазы 5нче мәктәбе), “Иң җитезләр” – Нуруллиннар (Туймазы 5нче мәктәбе), “Иң татулар” – Вәлиуллиннар (Туймазы 6нчы мәктәбе), “Иң зәвыклылар” – Смирновлар (1нче гимназия), «Иң өлгерләр» исеменә Килдияровлар (1нче интернат-мәктәп) лаек булды. «Җиңүгә омтылыш өчен» Вәлиуллиннар (Туймазы 7нче мәктәбе) бүләкләнде.
Читайте нас