Мәсәбих абый Туймазы районы Тукмак-Каран авылында туган. 1943 елда фронтка киткән. Ерак Көнчыгышта артиллерия гаскәрләрендә хезмәт иткән. Сугыштан соң Туймазы водоканалының су агызу участогы насос станциясендә 28 ел машинист булып эшләгән. Шуннан пенсиягә чыккан. Яңа ел алдыннан җитәкчеләр һәм ветераннар советы предприятиенең иң өлкән хезмәткәрен якынлашып килгән бәйрәм белән котларга килгән.
– Мәсәбих белән без байтак еллар бергә эшләдек, – диде “Водоканал Туймазы шәһәре” җәмгыятенең ветераннар советы рәисе Фаил Хәмидуллин. – Ул яхшы гаилә башлыгы, тырыш хезмәткәр, ике кыз тәрбияләп үстерде. Предприятиедә Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләрдән бары тик ул гына калды. Безнең коллективта эшләп китүе белән горурланабыз.