Туймазы хәбәрләре
+9 °С
Облачно
Җәмгыять
30 Декабря 2019, 09:50

Барысы да хаттан башланды...

Талантлы укучылар төбәк Башлыгы чыршысында булды

“Башкортстан” дәүләт концерт залында республиканың яңа ел чыршысы үтте. Анда 780 укучы – уку алдынгылары, фән олимпиадаларында, иҗат бәйгеләрендә һәм спорт ярышларында җиңүчеләр, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләр һәм полиция хезмәткәрләренең балалары катнашты. Чакырылучылар исәбендә ишле мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалар бар иде. Безнең районнан яңа ел тантанасына 26 укучы барды.
Уфада аларны “Кыш бабайның тылсымлы циркы” әкият тамашасы, кышның төп тылсымчысы һәм аның оныгы катнашлыгында күңел ачу программасы көтте. Һәр балага йомшак уенчык, тәм-том, башкорт һәм рус телләрендәге әсәрләр белән “Әкиятләр акланында” китабы салынган биштәр тапшырылды. Әйткәндәй, тамашаны “Сеңлекәш” нәфис фильмында төп рольне башкарган беренче сыйныф укучысы Арслан Кырымчурин алып барды.
– Бәйрәм тылсымлы мохиттә үтте. Безнең тирәдә әкият каһарманнары, шамакайлар йөрде, байтак бала җансурәт каһарманнары киемендә килгән иде, – ди Туймазы 8нче мәктәбенең дүртенче сыйныф укучысы, УДНТУда халыкара фән-техника конференциясендә җиңгән Марсель Әлмөхәмәтов. – Миңа осталык дәресе (анда безне термомозаика техникасында эшләнмәләр ясарга өйрәттеләр) һәм сыр эшләүче Мышеевскийлар гаиләсе турындагы спектакль ошады. Анда күренеш бер хаттан башлана. Бәләкәй тычкан баласы циркта чыгыш ясау өчен Кыш бабайдан үзен зур үстерүен үтенә. Аның хыялы тормышка аша. Әмма тычкан баласына тырышырга туры килә. Шуны аңладым: беркайчан да бирешергә ярамый. Ничек кенә авыр булмасын, һәрвакыт хыялыңа омтылырга кирәк.
Читайте нас