Бүген исә аларны ЗАГСка чакыртып, тормыш сукмагыннан озак еллар бергә атлап, мәхәббәт һәм ихтирамны саклап калган, балаларына һәм оныкларына үрнәк булган өчен рәхмәт белдерделәр.
Татьяна һәм Фәнис Борхановлар, Хәмдия һәм Мөнәвир Төхфәтуллиннар, Лидия һәм Мирзаһит Газиевлар, Гөләйша һәм Хәниф Борнашевлар, Гөлнур һәм Рәис Кашаповлар, Зинура һәм Миңнеәхмәт Зиннәтуллиннар, Фәүзия һәм Тәлгать Зариповлар, Сәрия һәм Миңневарис Ахуновлар шушы көннәрдә алтын юбилеен билгели. Бу парлар тормышта шатлыгын да, кайгысын да уртак кичереп, иңгә-иң атлый.
– Хәзер яшьләр парын интернет аша эзли, 60нчы елларда исә без авыл клубында яисә эштә таныша идек, – дип искә ала алар. – Купшы туйлар да үткәрмәдек, әмма бу көн турындагы истәлекләр һаман хәтеребездә саклана.
Бәхетле гаилә сере нәрсәдә? Барлык парларның да җавабы бер: сабырлык, юл куя белү һәм, әлбәттә, мәхәббәт.
Алтын «юбилярларга» истәлекле бүләкләр һәм Башкортстан Республикасы Башлыгының котлау хатлары тапшырылды. Өлкән яшьтәге парларның вальс биергә төшүе чараның иң дулкынландыргыч мизгеленә әверелде.